Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инглиз телен бик яхшы беләләр

Олы Тархан урта мәктәбендә кунакларны инглиз телендә сәламләп каршыладылар, биредә инглиз теле укытучыларының район семинары узды.

 (Тәтеш, 26 март, "Тәтеш таңнары"). Мәктәп укучылары “Сәламәт территория” дип исемләнгән акция үткәрделәр, семинарда катнашучыларга “Зур тәнәфес” дигән мәктәп гәҗитенең инглиз телендәге яңа санын (махсус чыгарылыш) өләштеләр.

Инглиз теле укытучысы Гөлия Солтанова 7нче сыйныфта уздырган “Спорт, кино һәм музыка” темасына ачык дәрестә хезмәттәшләре белән осталык серләрен уртаклашты. Өлкән сыйныфлар кунакларга Шекспирның “Уникенче төн” пьесасын, “Гүзәлкәй һәм албасты” мюзиклын күрсәттеләр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев