Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар ункөнлеге

Байраш мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Йөрәктән-йөрәккә” дигән хәйрия акциясе үткәрде.

(Тәтеш,  16 декабрь, Тәтеш таңнары). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалид балаларның ата-аналары белән “Инвалид балаларның социаль һәм белем инклюзиясе” темасына түгәрәк өстәл оештырылды, аның эшендә район башкарма комитеты, социаль хезмәтләр, мәгариф бүлеге, иҗтимагый оешмалар  вәкилләре катнашты. Очрашуда инвалид балаларны укыту, аларга психолог һәм логопед белән дәресләр оештыру, пенсия тәэминаты һәм җайлаштырулы физик культура дәресләре мәсьәләләре каралды.


Байраш мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Йөрәктән-йөрәккә” дигән хәйрия акциясе үткәрде.


Үзәк китапханәдә декабрь башыннан “Игелек өчен күңел халәтегезне ачыгыз” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе эшли, анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышы турындагы китаплар, журналлар һәм гәҗит язмалары тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә шулай ук төрле буын укучыларга гаҗәеп әсәрләр иҗат иткән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр, язучыларның кыскача әдәби әсәрләре белән танышырга була.

Монастырскийда мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән “Игелек һәркемгә кирәк” дигән очрашу үткәрде.

Кешеләргә кино хезмәте күрсәтү буенча КМБУ Олы Шәмәк интернат-йортына инвалидлар ункөнлегендә хәйрия киносы күрсәтер өчен барды.  

Алабирде, Байраш, Зур һәм Кече Әтрәч авыллары мәдәният хезмәткәрләренең иҗат коллективы матур концерт программасы оештырып, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә чын бәйрәм ясадылар. Алар өлкән кешеләр хөрмәтенә шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Интернат-йортта яшәүчеләр үзешчәннәргә кушылып үзләре дә бик рәхәтләнеп җырладылар. Кунаклар тамашачыларга баллы ризыклар өләштеләр һәм барысына да якты кояшлы көннәр, күтәренке рух теләделәр.       

Районның инвалидлар җәмгыяте һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү  бүлеге вәкилләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка бардылар, анда шахмат-шашка турниры узды. Аның нәтиҗәләре буенча хуҗалар шахматта җиңү яуладылар, кунаклар – шашкада. Катнашучыларның барысы да дипломнарга, ә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев