Йөрәктән-йөрәккә
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта үзенчәлекле төркем булып китте.
Казан шәһәренең инвалидларны тернәкләндерү "Возрождение" үзәгеннән чынлап та бердәнбер төркем - сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән торган җыр һәм бию ансамбле килде. Җитәкчеләре Вера Мигулина катлаулы язмышлы кеше, ул - Дахау концлагере тоткыны. Ул үзенең катнашуы белән рухи һәм физик газаплар кичерүче кешеләрнең тормышларын җиңеләйтергә омтыла. Лаеклы ялга чыккач, ялгызлыгын ишек артында калдырып, чирләренә дә игътибар итмичә, хәйриячелек белән шөгыльләнә, искиткеч ансамбльләр төзеп, үз хисабына республиканың социаль учреждениеләре буйлап йөри. Бу төркемгә килеп кушылган һәркем биредә кала, башкаларга кирәкле булырга омтыла. Ятимнәрнең, ялгыз, авыру кешеләрнең елмаюлы йөзләре һәм алкышлары артистлар өчен иң зур бүләк. "Үз төркемебезгә таң алиһәсе хөрмәтенә "Аврора" дигән исем бирүебез дә юкка түгел. Безнең костюмнарыбызда сары төсләрнең күбрәк булуына игътибар иттегезме? Алар ялгыз һәм авыру йөрәкләрне җылытучы нурлар кебек. Игелеклелек һәм сөенеч сукмагын тап һәм кемгәдер шуны табарга ярдәм ит...", - дип сүзен тәмамлады Вера Алексеевна.
Кечкенә генә җыйнак залда рус, чуаш, татар җырлары яңгырады. Надежда Семенова җырларны халыкчан башкарып, һәркемнең күңелен җәлеп итте. Роза Миңнеханованың романсларын да йотылып тыңладылар. Олы яшьтәге Сания Ибраһимованың яшьләрчә җилкенеп "Цыганочка"ны биюен күргәч, зал җанланып китте. Сергей Крайновны тыңлаганда тамашачылар яшертен генә күз яшьләрен сөртеп алдылар. Чөнки ул бөтен җырларын умыртка баганасының авыртуына бирешмичә һәм таякка таянып баскан килеш башкарды. Артистларның сәхнәгә чыгуын алкышлар белән каршыладылар, ә алар барсы да елмаеп килеп чыктылар. Бары тик грим салу бүлмәсендә генә һәр чыгышның аларга нинди авырлыклар белән бирелүен сизәргә мөмкин булды. Социаль яклау идарәсе начальнигы Ольга Илларионова һәм интернат-йорт директоры Людмила Самаркина иҗади бүләкләре өчен аларга зур рәхмәт белдерделәр, соңгысы "рухи җылылык хәйриячеләре" дип тә өстәде.
Интернат йортның еш кунаклары - Олы Шәмәк урта мәктәбе укучылары бу юлы да үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Китапханәче Ирина Тимескова һәм авыл мәдәният йорты директоры Галина Воробьева белән алар "Сезнең алтын көзегез" дип исемләнгән концерт программасы әзерләгәннәр. Кешеләргә яхшылык эшләргә омтылган балаларның һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрнең бер сәхнәдә булулары тәрбия өлкәсендә зур роль уйный. Мондый очрашулар яшь буынга өлкәннәр өчен җаваплылык хисен аңлауда, аларның яшен һәм хезмәтләрен хөрмәтләү буларак, бик тә мөһим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.4900
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.3500
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).5100
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.3500
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.4800
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.5900
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.7900
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.11000
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.11501
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.8200
-
26 май 2022 - 10:13Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.11500
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
27 май 2022 - 04:52Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның китапханә системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.7600
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41101
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.30500
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.28800
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика