Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Җирне яратучы хезмәт кешесе

    Тәтешле Николай Кудряшов “ Сөенеп эшенә барган һәм шатланып өенә кайткан кеше бәхетле” дигән мәкальне раслый – бу нәкъ тә аның хакында.

    Алтмыш яшь тулган юбиляр белән әңгәмәбезнең төп темасы һөнәри эшчәнлек булды: ул районның аграр тармагында 40 елга якын хезмәт куйган зат.

    “Колхозчылар гаиләсендә тудым, алты бала идек, – дип сөйли Николай Степанович. – Сугышны кичкән әтием гомер буе җирдә эшләде, аның үрнәгендә намуслы һәм йөкләнгән эшкә җаваплы булырга өйрәндем”.
    Тәҗрибәле аграрий Казан һөнәри техник училищеда укыганда язган иншасын елмаеп искә ала. “Үземнең кече ватанымны яратам, җирдә эшлисем килә”, – дигән юллар аның шигаренә әйләнгән.

    Техникумда комсомол секретаре, ВЛКСМ, партия райкомында эшләгән еллары тормышта яхшы мәктәп була. 
    “Авыл яшьләре социалистик ярышларда актив катнаштылар, иң яхшы бригада исеме өчен көрәштеләр. Күчмә байрак алгач, ничек горурлана идек”, – ди юбиляр. Район җитәкчелегенең аның эшлекле сыйфатларын һәм кешеләр белән хезмәттәшлек итә белүен бәяләве Алекина Полянадагы “Байрак” совхозы директоры итеп билгеләвенә йогынты ясый. “Үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләндек, җитештерү планнарын үтәдек, – дип сөйли Николай Степанович. – Производство базасын киңәйттек, торак, әлегә кадәр халыкка хезмәт итүче Үләмә аркылы чыгып йөри торган күперне төзедек”.

    Николай Кудряшов­ка 2005 ел әһәмиятле була, бу­ вакытта ул район авыл ху­җалыгы идарәсенең иген­челек буенча бүлеге­нә җитәкчелек итә. Әлеге вазифада 13 ел хезмәт куеп, авыл хуҗалыгының уңай якка үсешен канәгатьлек белән билгеләп үтә: “Игътибар итегезче, хәзер кырларда нинди югары җитештерүчәнлек­ле техникалар эшли, иген культураларының күп уңыш бирә торган яңа сортлары барлыкка килә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә заманча игү ысулларын кулланалар, эшкәртелмәгән җирләрне иген үстерүгә файдаланалар”.
    Соңгы еллар эчендә эшчәннәрнең уңышлары аграрийны сөендерә, район респуб­лика буенча алдынгылар сафына чыга, монда аның да өлеше булуын аңлау аны аеруча да сөендерә. 

    “Район җитәкчелеге агросәнәгать комп­лексын үстерүгә төрле яклап этәргеч ясый, һәм бу дөрес тә, – дип билгеләп үтә ул, – җир – безнең төп байлык”. Николай Степановичны иртәләрен һәм төннәрен кырда күрү хуҗалык җитәкчеләренә дә, игенчеләргә дә күптәннән инде гадәти күренеш, ул барысы да тәртиптәме икән дип борчыла, файдалы күрсәтмәләр бирә.

    “Югары класслы белгеч, зур күләмле эшләрнен бик шәп итеп башкарып чыгарга сәләтле, куелган максатларга ирешә белә”, – дип тасвирлый үзенең урынбасарын районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов. 

    “Ышанычлы, игелекле дус, һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер”, – диләр хезмәттәшләре.

    Моннан тыш, Николай Куд­ряшов озак еллардан бирле Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында дәүләт имтиханнары комиссиясе рәисе булып тора, аның профессиональлеге һәм тәҗрибәсе кадрлар әзерләүдә бик теләп файдаланыла.

    Хезмәтләре район, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамоталары, дипломнары белән бәяләнгән, Казанның мең еллыгы медале белән бүләкләнгән. Шулай да Николай Степанович Нина Борисовна белән корган нык гаиләсен, өч баласын, дүрт оныгын иң зур бүләк дип саный.

    “Балалар үскәнне сизми дә калдым, хәзер һәр буш вакытымны онык­лар белән уздырам, – ди юбиляр. – Бу иң бәхетле мизгелләр: бергә чаңгыда йөрибез, йорт янын төзекләндерү белән шөгыльләнәбез, күптән түгел сыерчык оясы ясап куйдык”.

    Ул үзе әйткәнчә, хәзер аның өчен елның иң яхшы фасылы җиткән: яраткан җире янә үзенә орлыклар кабул итүгә әзер, ә аннары ул көчләрен һәм күңел җылысын биргән кешеләрне мул уңышы белән сөендерәчәк.
     
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим