Искиткеч көн булды
Тәтешлеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуны матур хатирә буларак искә ала.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендәге Тәтеш районы делегациясе Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узган тантанада катнашты.
“Безгә бүләк ителгән бәйрәм тәэсирләре әлегә кадәр күңелдән китми. Волонтерлар театрга керү юлында безне “Рәхмәт!” сүзләре белән каршыладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Татарстан Президенты хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, тырыш хезмәт куйган өчен безгә рәхмәт белдерде.
“Искиткеч матур концерт бүләк иттеләр, – дип сөйләде Нармонкада яшәүче 90 яшьлек тыл эшчәне Дмитрий Володин. – Никадәрле игътибар күрсәтелде – ихтирам сүзләрен әйтеп бетерерлек түгел, барысы да шулкадәр яхшы оештырылган иде!”
Кунаклар арасында сугышта катнашучының тол калган хатыны Валентина Трофимова, тыл эшчәне Наталья Башина, Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Фирдүс Гафиятуллин белән Андрей Кушагин да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев