Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Исән калмам дип уйладым, юк, яшим”

Олы Шәмәк ин­тер­­нат-йортында яшәү­челәрнең кай­бер­ләренең язмышы аянычлы, һәм аларның һәркайсы ныклык, фидакарьлек үрнәге булып тора алыр иде.

(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таңнары"). Лаеш районында яшәгән Анна Силантьева 1936 елда туа, балачагы сугыш еллары авырлыкларына туры килә. Ул ачлыктан ничек итеп сеңелесенең үлүе хакында әрнеп искә ала, һәм сугышта батырларча һәлак булган фронтовик әтисе турында горурланып сөйли. Ире белән тормышлары барып чыкмый, улы белән кызын үстерер өчен теләсә нинди эшкә алынырга туры килә: фермада, бригадада, азык әзерләүдә эшли. “Бөтен җирдә өлгердем”, – дип искә төшерә өлкән яшьтәге хатын-кыз. Унбиш ел дәвамында, улының үлеменә кадәр, авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Бүгенге көндә ул башкарган җырлар күңел өчен сихәтле дару сыман, интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне һәм коллективны сөендерә. “Мин “Авылкай” дигән яраткан җырымны башкарганда, туган якларымны хәтердә яңартам”, – дип уртаклаша Анна Павловна. Язмыш аны әллә ничә тапкыр ныклыкка сыный. 1987 елның гыйнвар төнендә аның гаиләсе йорт-җирсез кала – янгын чыгып, йорты көлгә әйләнә. Аның сәламәтлеге какшап, аяклары йөрми башлый. Хастаханә караватында күп көннәрен уздыра. Интернат-йортка ул быелның кышында, инсульт кичергәннән соң эләгә, йөри дә, хәтта урын өстендә үзе генә борылып та ята алмый башлый. “Исән калмам дип уйладым, юк, яшим”, – дип сөйли Анна Павловна. Яхшы тәрбия, хезмәт күрсәтүче персоналларның мәрхә­мәтле мөнәсәбәте, тер­нәк­ләндерү чаралары үз нәтиҗәсен биргән. Хатын-кыз тотынып атлау җайланмасы ярдәмендә аякка басып йөри башлаган. “Монда күңел эретерлек сүзләр дәвалый, бернинди дару да кирәкми”, – дип саный ул. Кешеләрнең тормышы төрлечә борылыш ала. Берьялгызы яшәгән өлкән гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр интернат-йортта икенче өйләрен таба, алар үзләрен кирәкле итеп тоя. Анна Силантьеваның тарихы – моңа ачык дәлил.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X