Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Исәп-хисапны кайчан ясау яхшырак

    ТР буенча Росреестр Идарәсе гражданнарның аеруча актуаль сораулары буенча мәкаләләр сериясен бастыруны дәвам итә. Фатир алганда кайчан исәп-хисап ясарга кирәклеге турында Татарстан Республикасы буенча Рос­реестр Идарәсенең Тәтеш территориаль бүлек начальнигы Тимур Дубровский шул хакта сөйли.

    Теркәүгә документларыгызны тапшыру, ул әле сез тулы хокуклы милекче дигән сүз түгел, 18 көннән соң гына сезгә таныклык әзерләп бирәләр. Күчемсез милеккә килешү һәм аңа хокукны дәүләт теркәве катлаулы эш. Хок­у­кый экспертиза үткәрү һәм күчәргә тиешле хоку­кның законлылыгына ышану өчен документлар кабул иткәндәге 15 минут кына җитми. Шуны да онытмаска кирәк, хокукны дәүләт теркәве өчен тиеш­ле нигезләмәләр булмаганда, тәкъдим ителгән документларның яки ан­да күрсәтелгән мәгъ­лүматларның дөреслегенә шик туганда дәүләт теркәүчесе хокукны теркәүне туктатырга мөмкин.

    Бу эш дәүләт теркәүчесе тарафыннан 1 айдан да артыкка туктатылмаска тиеш. Әгәр бу вакыт эчендә теркәүне тоткарлаучы сәбәпләр бетерелмәсә, ул гариза бирүчегә хокукны теркәүдән баш тартыр­га мәҗбүр.

    Мондый хәлләр дә була, яклар эшне гамәлгә ашыралар, теркәүгә документларны тапшыралар, исәп-хисап ясыйлар һәм сатучы башка шәһәргә яки илгә даими яшәргә китеп бара. Теркәү туктатыла, сатучыдан өстәмә документлар соратыла, ә сатучы аларны тәкъдим итә алмый (яки теләми). Теркәүне кире кагалар. Сатып алучы фатирсыз да, акчасыз да кала.

    Шуңа да яклар арасындагы исәп-хисапны дәүләт теркәвеннән һәм милеккә хокук турындагы танык­лыкны алганнан соң гына баш­карырга кирәк.

    Кагыйдә буларак, нәкъ менә милек сатучылар документларны теркәүгә тапшырганда ук түләүне таләп итәләр, чөнки алучы соңыннан исәп-хисап ясамас дип куркалар. Әмма, күчемсез милекне сатучы һәм сатып алучы мәнфәгатьләрен яклый торган хокукый механизмнар бар. Шуларның берсе - законда каралган ипотека. Тормышта ул болайрак: сатып алучы документларны теркәүгә тапшырганда сумманың бер өлешен генә түли. Калганын милеккә хокук таныклыгын алгач бирә. Сатучы мәнфәгатьләре ничек яклана? Алучы тулы бәясен түләп бетергәнче фатир сатучы залогы булып санала. Исәп-хисап ясауның иң ышанычлы вариантларының берсе - банк ячейкасы. Моның асылы шуннан гыйбарәт: килешүне имзалаганда сатып алучы хокукның күчүен теркәгәннән соң сатучы гына алыр­лык шартларда арендалаган банк ячейкасына тапшыра. Сатып алучының хокукы теркәлгәннән соң сатучы ячейкага керү хокукына ия була һәм акчаны ала. Бу очракта беркемнең дә мәнфәгате зыян күрми.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: