Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июнь ае тәтешлеләргә күтәренке рух алып киләчәк

Тормышыбыз ничек ямьле. Бары тик ыгы-зыгылардан, йорт мәшәкатьләреннән беразга гына булса да ары­нырга һәм тирә-юньгә күз салырга кирәк.

Өстәвенә күк җисемнәре Венера белән Кояш та җәйнең беренче аенда күңел көрлеге вәгъдә итә. Сәяхәт итәргә яратучыларга язмыш мәрхәмәтле.

Сумкаларыңны тутырып, теләсә нинди сәфәргә бару шәп булачак: дөнья­, ил буйлап яки хәтта туганнарыңа авылга кайтып. Тирә-як мохитне алыштырып, эш хакында онытып, тормышның барлык матурлыгын тоярга мөмкин.

Бу айда шәһәребез ЗАГС­ында никахларын теркәүче парларны да күңелле мизгелләр көтә, өйләнешер өчен әлегә 9 гариза бирелгән. Тормыш парын эзләүчеләргә дә бәхет елмаячак – үз тиңегезне, һичшиксез, табачаксыз! Гаилә парларын балалар, оныклар туу, яңа йортка күчү һәм өйдәге ремонтны тәмамлау сөендерәчәк. Көнләшү, ачуланышуга юл куймагыз – моның аркасында түгәрәк тормышыгыз “чатнарга” мөмкин.
Уран һәм Меркурий азрак кәефне төшерәчәк. Кисәтәбез: кирәкмәгән чыгымнардан читтә булыгыз, үзегезнең бюджетны контрольдә тотыгыз. Хәер, диванда ял итеп ятарга яратмаучыларның акча янчыклары шактый калынаячак. 

Финанс белгечләре бурычка акча алмаска, шулай ук аны уңга һәм сулга таратмаска киңәш итә.
Үгезбозаулар, Кызлар, Кә­җәмөгезләр өчен күңелле хәбәр: әгәр сезне депрессия борчыса, китәчәк! Балык­лар, Чаян һәм Кыслаларга зирәклек өстәләчәк. Укчы, Кучкар, Арыслан, Сукояр, Игезәкләр, Үлчәүләрне зур уңыш көтә. Юпитер аларны үз канаты астына алачак. 

Һава торышының көйсезлеге аркасында кан басымы уйный, йөрәк авыр­та, җилкә һәм буыннар сызлый, шуңа да табибка күренегез. Профилактика максатында поликлиникага, ФАПка барыгыз. Иммунитетны ныгытучы җиләк-җимеш­ләр, яшелчәләр белән тукланыгыз. Умырт­ка баганасын кайгыртыгыз: иртәләрен күнегүләр ясагыз, йөгерегез, йоклар алдыннан саф һавада йөреп кайтыгыз.

Эштә уңышны кулдан ычкындырмас өчен, тормышка күтәренке рух белән карагыз. Хыялланыгыз! Узган көнне күздән кичерегез һәм иртәгәгесенә эшләр планлаштырыгыз. Бу куелган бурычларны җиңелрәк чишәргә ярдәм итәчәк. 

Ял, күңел көрлеге һәм яңа хис-кичерешләр – июнь аена гороскоп менә шуларны фаразлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев