Изге максатка җитәргә дә күп калмаган

Узган ел "Нур" агрофирмасында акча керемендә сөт өлеше кырык проценттан артык тәшкил иткән.
Биредә сөт юнәлеше төп тармак санала һәм аны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тормышка ашырыла. Районда беренчеләрдән булып "Де Лаваль" фирмасы саву җайланмасы урнаштырдылар, такта идәннәрне заманча җылы идәннәр белән алыштырдылар. Азык тараткыч сатып алдылар, ул әле тагын зур булмаган азык цехы эшен дә башкара: сусыл һәм тупас азыкларны турый, вакланган бөртек катнашмасы, төрле азык өстәмәләре белән бергә куша. Рационны аксымнар белән баету өчен көнбагыш түбе кайтарганнар. Механизатор Рәфикъ Гыйззәтуллин (рәсемдә) шушы җайланма ярдәмендә өченче ел инде азык тарата. Узган ел азык кытлыгын балансланган шул рацион нигезендә җиңәргә мөмкин булды дип ышандыра ул. Хәзер азыкны көнгә ике тапкыр тараталар, һәм шул җитә. Азык җитешмәгәндә, кардада сыерларга печән һәм салам җитәрлек.
Ә көзен, октябрь-ноябрьдә, шундый ук шартларда көнгә өч тапкыр ашатырга туры килгән. Күрәсең, сыерлар организмнарын озын кышка әзерләгәннәр.
Былтыр Хамисә Кәбирова, Резидә Бәдретдинова, Тәнзилә Мөхәммәтшиналар һәр сыердан уртача 5000 килограммнан күбрәк сөт сауганнар, алар быелның гыйнвар аенда да алда барганнар. Гөлнара Сабирова танылган осталарны куып җитәргә тырыша. Гөлфирә Садыйкова һәм Люция Сафиналар тана сыерлар белән эшләгәнлектән, аларның "йолдызлы сәгатьләре" алда әле.
Узган ел коллектив сөт савып алуны 2010 ел дәрәҗәсендә саклый һәм аны хәтта 1 процентка арттыра алган. Хуҗалыкта һәр сыердан уртача 4613 килограмм сөт савылган, бу район күрсәткеченнән 842 килограммга артык.
Гыйнварда сөт кимүгә юл куелмаган. Озакламый рационга сөтне арттыручы азык чөгендере өстәләчәк, ул майга кадәр җитәчәк. Башка азыклар запасы ел ярымлык итеп әзерләнгән. Алар барсы да беренче класслы, Казанда лабораториядә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре дә шуны дәлилли.
Терлекчеләр савымның артачагына ышаналар. Хәер, бу юнәлештә билгеле бер уңай үзгәреш инде сизелә. Һәр сыердан бер пот сөт савып алу кебек изге максатка җитү өчен бик аз- 500 грамм гына калган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.7100
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.5300
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).8800
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.5800
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.6900
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.7500
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.10400
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.12400
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.13801
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.10000
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
28 май 2022 - 05:01Тәтеш районы башлыгы чик буенда хезмәт итүчеләргә, кадрдагы офицерларга һәм чик буе гаскәрләре ветераннарына мөрәҗәгать итә28 май – Чик буе гаскәрләре көне2300
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41701
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.31100
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.29400
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика