Изге йортым - туган туфрагым
“Китәргәме, китмәскәме? Барыргамы – юкмы?
(Тәтеш, 17 август, «Тәтеш таңнары», Рәхим ГАБДРАХМАНОВ, Тәтеш). ” Шул сөальләр тынгылык бирмәде Бибинур әбигә, интектерде, баш катырды. Улы Габделхак тәмам аптыратты – йөдәтте: кышны бездә чыгарсың, ди. Авылда ялгызыңа авыр булыр, өшәнерсең, сиңа бит инде сиксән якынлаша, ди. Дөрес сукалый. Күрше Сәхипҗамал да аны куәтли: бар, рәхәтләнеп кышларсың, сарыгың белән тавыкларыңны үзебез карарбыз, йорт-тирәңә күз-колак булырбыз, ди. Ә никтер күңел дә, аяк та тартмый. Барыргамы – юкмы?
Китсәм кайта алмам инде,
Сыныр сабыр канатларым,
Сагынып түзәлмам инде.
Сугышка китәр алдыннан бәгырькәе Газизҗаны, баскыч алдына утырып, еш кына шул җырны үзалдына көйли торган иде. Аерылу сагышлары, туган нигез – туфракны ташлап китү җәфалары тәэсир иткәндер инде. Бик авырсынып китте мескенем. Күңеле сизгән икән – кайта алмады, Алман илендә гүр керде. Урыны җәнәттә булсын Газизҗанның. Әйбәт, ипле зат иде...
Китәргәме – юкмы? Туып-үскән авылын, гомер кичергән нигезен ятим, нәүмиз калдырып, аны өзелеп-өзелеп сагынып, өзгәләнеп ничек яшәрмен, дип зар кылды Бибинур әби. Габделхак аны җиңде, өстенлек алды. Сентябрь азагында, йортны йозакка салып, тәрәзә капкачларын ябып, янчыкларын кызыл машинага төяп, күрше-күләннәр белән ихлас саубуллашып, Бибинур әби улы белән шәһәргә юл тотты. Авыл күздән югалганчы арткы тәрәзәдән карашын алмады ул. Ирексездән күзләргә яшь тулды, күңел болганды – чайкалды, тамак төбенә төер җыелды, сулыш кысылды. Ярым бөкрәеп, кечерәеп, моңаеп калган нәүмиз өе әбигә: “Ник ташлыйсың мине? Кайт!” – дип арттан абына-сөртенә йөгерә кебек тоелды аңа.
Хуш авылым, сау бул, – дип яшь аралаш кабатлады әби. Ирексездән Газизҗанның җыры йөрәкне сызып үтте:
Киттем, кайталсам иде,
Сагынып түзәлсам иде...
Буадан, Тәтештән кала шәһәр күрмәгән Бибинур әбигә Сембер каласы гаҗәп күренде: шау-шу, урам тулы халык, машина. Бөтен дөнья гөж килә. Берсен-берсе узышып, эткәләшә-төрткәләшә, алдын-артын белми бар да ашыга, чаба, йөгерә. Ай-яй боларны ашатып-эчертергә, өсле-башлы итәргә ни галәмәт мал кирәк, дип аптырый иде баштарак Бибинур әби, мыж килүче урамнарны балконнан күзәткәләп. Хәзер тынычланды инде. Үзенә килгәндә хәлләре көйле аның. Урыны түрдән, картлар әйтмешли, ашау байдан, үлем ходайдан. Квартирлары шәп, иркен, өч бүлмәле, бәдрәфе дә үзендә. Якты, җылы, мич ягып, су китереп интегәсе юк.
Малай белән килен бик уңганнар. Габделхагы төзелештә бригадир. Ялларын шабашкада да йөрештерә, малны күп таба. Килен Хәдичә дә төшеп калганнардан түгел. Чиста, пөхтә, тәмле телле, кибеттә эшли. Оныгы Мәдинә чибәр кыз булган, инсафлы “әбекәй, күз нурым”, дип кенә тора. Институтта укый. Укытучы булачак. Өлгер, тырыш, булдыклы кыз. Бик әйбәт укый да. Иншалла, бәхетле-тәүфыйклы гына үссен.
Иртән улы белән киленен, багалмасы Мәдинәне эшкә-укуга озаткач, Бибинур әби өстәл җыештыра, савыт-сабаны чистартып, юып урынына урнаштыра, аннан үз-үзенә эш табып, идән-стеналардагы күз явын алырдай бизәкле келәмнәрдән йон-чүп өзеп, гөлләргә су сибә, тәрәзә пыялаларын сөртә. Кайчагында әбинең бу галәмәтләрен күреп Мәдинәкәе көлә, шаярта:
– Мәшәкатьләнеп йөремә, әбекәем. Ял ит. Әнә, телевизор кара, радио тыңла. Син яраткан җырлар кассеталары күп бит. Гомер бакый эшләп өшәнгәнсеңдер, – ди.
– Һей, ничек итеп эштән туясың, ди инде. Хәрәкәттә – бәрәкәт бит, – дип каршы төшә аңа әбисе һәм үз башыннан узган гыйбрәтле хәлләрне сөйли оныгына. Рәхмәт яугыры, кызыкай тыңлый да, сөендерә дә белә үзе. Акыллы шул, әти-әнисенә охшаган!
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев