Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге йортым – туган туфрагым. Ахыры

Әлеге сөйләшүдән бир­ле өйгә ниндидер җанлылык-хозурлык, ямь өстәлде, аулак өй төсмерләре иңде аңа.

 (Тәтеш, 18 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,   Рәхим ГАБДРАХМАНОВ, Тәтеш). 
Әлеге сөйләшүдән бир­ле өйгә ниндидер җанлылык-хозурлык, ямь өстәлде, аулак өй төсмерләре иңде аңа. Үткән-узганны, хәс­рәт-кайгыларны уртага салып сөйләшүләр түргә узды. Җыйнаулашып Салават Фәтхетдинов концертына да бардылар, әбигә татар театрын да күрсәттеләр, рәхмәт яугырлары.
– Бик рәхмәтле мин сиңа, әни, – дип әйтеп салмасынмы беркөнне Хәдичәсе, Бибинур әбине кочаклап, аркасыннан сөя-сөя, – җан өрдең син безгә, ямь өстәдең. Югыйсә, дөнья нужасы тәмам баскан иде безне, чүт кенә йотмый калды.
– Аңлагансыз икән, куанам. Шулай чөкердәшеп исән-сау яшәгез. Тормышның бөтен мәгънәсе шуңардадыр, – дип юатты ана киленен... 
Бер-бер артлы көнне-төнгә кушып айлар узды. Җир дә кышкы ак тунын салып ташлады. Нурлы кояш белән яз килде. Бибинур әбинең дә күңеле туган-үскән ягына тайпылды. Һәм түзмәде, беркөнне кичен, җаен табып, өйдәгеләргә эндәште: 
– Ачык йөзегез, аш-суыгыз өчен олы рәхмәт сезгә, оланнар. Бик зурладыгыз, хөрмәтләдегез. Вакыт табып, мине туган нигеземә кайтарып куегыз инде.
Аңладылар ана күңелен. Күз явын алырдай җемелдәп торган зәңгәр “Жигули”га төялешеп, иртүк юлга чыктылар. Көн тыныч, җылы, язгы кояш юмартланып-дәртләнеп алтын нурларын сибә. Юл тигез, такыр, иркен. Машина тавышсыз-тынсыз гына элдертә дә элдертә. Бибинур әби кызыксынып, тирә-юньне күзәтеп кайта, түземсезлек белән очрашу-куанышу минутларын якынайта иде.
Ике сәгать тә үтмәгәндер йөгерек зәңгәр арба Каенлыкны артта калдырып, Болынлык урманына да килеп керде. Әй, бу урман-болыннар! Күпме көч-куәт, дәрт куеп эшләргә туры килде биредә сугыш елларында. Тирләп-пешеп, ярыша-ярыша чалгы белән печән чабу да, билдән карга чумып агач аудару, утын кисү дә. Чыдар икән адәм баласы – барысына да түзде, ыңгырашмады, карышмады, ач-ялангач димәде, эшләде дә эшләде. Гитлер мәлгуньне дөмектерергә кирәк иде шул. Сынатмадык рәхмәт төшкере.
Әнә алда Болынлык күрке – инеш. Кыска, куе, үзара кочаклашып үскән нечкә билле таллар куеныннан тын гына гомер бакый ага бирә. Тиздән инеш буйлары каз-үрдәк каңгылдаулары белән шаулап торыр чак та җитәр. Бәллүр чишмәгә илтүче зәңгәр баскыч та әллә кайлардан ялт итеп үзенә дәшә сыман. Бар иде яшь чак­лар – бизәкле көянтәне иңгә салып, суга төшә торган чаклар! Газизҗаны белән дә тәүге тапкыр шул серле чишмә буенда язгы уен чагында танышып-күрешеп, аңлаштылар алар. Мәхәббәт башы шунда булды. И, бу хәтер дигәнең, әллә кайларга алып китә, яшьлек елларының җуелмас истәлекләрен яңартып, йөрәкне айкап-кысып ала да шатлык-сөенечләрне, кайгы-хәсрәтләрне янә искә төшерттереп куандыра-йөдәтә.
Инеш тау битендә туган авылы – изге Болынлыгы. Бер дә шәһәр дигәннәренә бирешерлек түгел: тигез, чиста урамнар, берсеннән-берсе матур, ялт итеп торган калай түбәле йортлар, төрле төсләргә буялган капка-рәшәткәләр, яшелгә манчылган җиләк-җимеш бакчалары. Авыл уртасында сөттәй ак таштан салынган мәктәп, мәчет, идарә йорты ямь өстенә ямь өстәп әллә кайдан күренеп тора.
Машина капка янына кайтып туктады. Уй-хәс­рәткә чумган өй дә, тәрәзә капкачларын ачкач уянып-яктырып киткәндәй булды. Бераздан тирә-күрше җыелышты, күрешү, хәл-әхвәл бе­лешү, уен-көлкесе бе­лән бергә кушылды. Кай арададыр Хәдичә Мәдинәкәе белән идәннәрне себереп-юып чыгарганнар. Өстәлдә җиз самавыр җырлый, шәһәр күчтәнәчләреннән хәстәрләнгән табын көтеп утыра. Бибинур әби, кунакларын – күрше-күләнне ияртеп, түрдән узды. Дога кылып, өстәл тирәли урын алдылар, чәйләргә керештеләр. Өйгә нур иңде, бәхет-шатлык кайтты. Кунакларны озаткач, Бибинур әби каралты-тирәләрне барлап чыкты, киртәләрне тикшерде. Бар да урынында, көйле булып, хуҗабикәне сөендерде, куандыр­ды. Күңеле тәмам тынычланган Бибинур әби баскыч алдына килеп утырды. Газизҗанын ис­кә төшереп, аның җырын үзенчә кабатлады:
Киттем, шөкер, кайттым.
Сабырлыгым җуймадым.
Бик сагындым сине,
Изге йортым, туган   туфрагым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев