Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кагыйдәләрне искә төшергәннәр

    Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте курсантлары Бикбаева Фатыйма һәм Ефремов Александр “Каенкай” балалар бакчасында иминлек дәресе уздырганнар.

    (Тәтеш, 15 сентябрь, Тәтеш таңнары). Чара барышында урта, өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендәге сабыйлар янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, киемнәрне сүндерергә һәм төтен таралган бинадан чыгу алымнарын өйрәнгәннәр. Студентлар фамилия, исем, йорт адресы, телефон номерын белүнең никадәр мөһим һәм кирәкле булуы турында аңлатканнар, янгын сүндерү хезмәтенең телефон номерын өйрәткәннәр. 


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: