Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Календарьда – декабрь, Яңа ел бәйрәмнәре ае.

    Аларны гадәттәгечә балалар һәм өлкәннәр, чыршылар куеп, күмәкләшеп күңел ачып үткәрәләр, Тәтеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Денис Сафиуллин шундый чараларны уздырганда янгынга каршы кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искәртә.

    - Бинаның кимендә ике чыгу юлы булырга тиеш, икенче каттан да югары күтәрелмәскә (түшәмәсе янып китә торган материалдан булганда). Чыршыны нык аслыкка урнаштырырга, аның ботаклары стенадан һәм түшәмнән кимендә бер метр ераклыкта булырга тиеш. Бәйрәмдә кулланыла торган электр гирляндалары һәм иллюминацияләрнең сертификацияләнгән булуы зарур.

    Бүлмәдә пиротехник әйберләр, дугалы прожекторлар һәм шәмнәр, шулай ук ачык ут куллану, чыршыны уттан саклагыч состав сеңдерелмәгән марля, мамык белән бизәү катгый тыела.

    Әгәр бәйрәмегез матур, истә калырлык булсын дисәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. Җаваплы затларның яки ирекле янгын сүндерү берләшмәләре әгъзаларының дежур торуы турында да кайгыртыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: