Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кандала турында

    Бакчагыздагы үсемлекләр яки яшелчәләрегезнең яфракларында һәм җимешләрендә тишкәләнгән урыннар барлыкка килсә – бу сезгә чакырылмаган кунак килеп “кергәнлеген” белдерергә мөмкин.

    (Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА). ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров рационына 49 семьялыктан 100 төрдән күбрәк үсемлек кергән кызгылт көрән-мәрмәр кандала турында сөйли.

    – Корткыч тиз үрчи. Ул бөтен нәрсәгә дә диярлек зыян китерә: бакча культураларына, җиләк-җимешләргә, виноград, фасоль, кукуруз, декоратив үсемлекләргә һәм хәтта чүп үләннәренә. Зарарлану билгеләре: некротик зоналар белән үзенә бер төрле тишек­ләр барлыкка килергә, алар аша авыру таратучылар үтеп керергә мөмкин. Кандаланың тышкы күренеше: озынлыгы 10-17 мм, төсен үзгәртә, мыекчаларында ачык төстәге алкачык­лары һәм өске нәзек ян түш ягында чиратлашып килгән ачык һәм караңгы төсләре бар. Аяк­лары – көрән, ак сызык­лы. Корткычның таралуы бөҗәкләрнең табигый очып баруы, шулай ук яңа җыеп алынган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр алып кайтканда, өзелгән чәчәкләр, утырту материаллары белән барлык­ка килә.

    “Евразия икътисади берлегенең карантинлы объектлар Бердәм исемлеге”нә кертелгән коңгырт көрән-мәрмәр кандала тупланган урынны күрсәгез, бу хакта ТР Россельхознадзор телефоны буенча хәбәр итегез: 8(843) 277-68-29, 277-69-26.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: