Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Канун кырыс

    "Исерткеч төнәтмә" сатучылар 136 мең сум штрафка тартылды.

    Спирт кушылган продукцияләрне планнан тыш тикшерү барышында ТР Роспотребнадзор белгечләре кибет киштәләрендә ике литр күләмендәге азык итеп кулланырга ярамый торган 36 берәмлек спиртлы продукцияләр барлыгын ачык­лыйлар. Әлеге продукция сатудан алына.
    Өч ай эчендә алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше һәм җитештерүне җайлау өлкәсендә канунны бозган 25 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.
    Россия баш табибы карары белән (№130, 12 октябрь 2017 елдан алып) спирт кушылган продукцияләрне вак­лап сатуны тыю 180 тәүлеккә озайтылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: