Каралты буш тормасын
Бүгенге көндә авыл халкы абзар тутырып кош-корт, төрле токымдагы тавык-чебеш асрый.
Тавыкларны гадәттә йомырка сала торганнарга һәм итнекеләргә бүлеп йөртәләр. Төрле фаразларга караганда, бер тавык елга 220-250 йомырка сала икән. Бүгенге көндә 270әрне “бүләк итүчеләр” дә бар дигән сүзләрне укып гаҗәпләнү очраклары да бар. Монысы инде ничек карауга һәм ашатуга карыйдыр, әлбәттә.
Ә инде йомыркага килгәндә, аны нәрсәләргә генә кушмыйбыз: камыр ризыкларына, салатларга. Әле тагын әллә ничә төрле ашамлыклар, тәм-томнар пешерәбез. Борынгылар сөйләгәннәрдән белгәнебезчә, элек суыткычлар булмаганда, кыш көне йомырканы көл белән буталап, идән астында саклаганнар. Йомырканың файдасы шунда, ул организмда тулысынча эшкәртелеп бетә һәм йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта, ашказанына файдасы зур диләр табиблар. Медицина белгечләре әйтүенчә, пешкән тәнгә еш кына чи йомырка сөртәләр. Аңарда кирәкле булган бөтен туклыклы матдәләр бар. Калориялелеге ягыннан ул сыер итенә тигезләшә, дип белдерүчеләр дә юк түгел. Ул витаминнарга, микроэлементларга бай. Аңардан порошок та ясыйлар, ә сарысы инде йөрәк, баш мие, ашказаны, сидек куыгы эшчәнлеген яхшыртуда аеруча да файдалы. Тавык шулпасына килгәндә, операциядән соң табиблар авыруга шуны ашарга киңәш итә. Кайберәүләр йомырка белән хәтта чәчен дә юа, тышкы матурлыгын тәртипкә китерә.
Тавыклар йомырканы күп салсын өчен, аларны бик яхшылап ашатырга кирәк. Савытларында акбур, су өзелеп торырга тиеш түгел, абзарның җылы, якты, пөхтә булуы да әһәмиятле. Азыкка аеруча игътибар бирү зарур. Ул аксымга бай булсын, әйтергә кирәк, балык мае, балык, сөяк оны, азык чүпрәсе. Боларның барысы да үтәлгәндә, тавыклар җырлый-җырлый йомырка салачаклар. Җәй-көз айларында тавык-чебешләр үзләренә кирәк булган туклыклы матдә, минераль азык, витамин һәм яшеллекне табигатьтән, әйләнә-тирәдән тырмалап, казынып таба. Ә кыш көне аларны хуҗалары кирәгенчә яхшылап ашатырга һәм тәрбияләргә тиеш. Нәкъ менә суыкларда йомырка салу кими, тиешле матдәләр җитешмәгәнлектән йомырканың кабыгы юкара. Шуңа күрә тавыклар йомырканың кабыгын ватып ашый башлый. Шунлыктан аларны витаминнар кушылган махсус азык өстәмәләре белән “сыйларга” кирәк. Боларны куллансаң файдасы тияр. Тавыклар асрый торган урынның чиста һәм коры булуы да шарт. Төрле авырулардан саклау өчен, бүлмәне даими чистартып торырга, асларына салам яки печән чүбе җәяргә киңәш ителә. Йорт кошларының матдәләр алмашынуы көчле, шуңа да савытларда гел чиста су булырга тиеш. Ә тышкы зарарлануны булдырмас өчен, агач көле куегыз. Ватык савыт-сабалардан да арынырга ашыкмагыз, иң яхшысы, аларны төеп тавыкларга куйсаң бик әйбәт. Кирпеч калдыклары, гравий, аларның ашкайнату эшчәнлеген яхшыртачак. Тавык-чебешне кошчылык фабрикаларыннан алсаң ышанычлы, биредә төрле авыруларга каршы прививкалар ясала, диләр кош-корт асрарга яратучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев