Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кайтуыгыз белән, “Приятели”!

    Өч ел элек “Приятели” вокаль- инструменталь ансамбленең яңа составтагы беренче концерты булган иде, шул вакыттан алып аның җырларын төрле яшьтәге тәтешлеләр түземсезләнеп көтә.

    (Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”).  Дистә ел тынып торганнан соң, ансамбль үзенең иҗаты һәм “тере” тавышы белән яраткан тамашачасын янә сөендерә – fртистлар фонограмманы кулланмый. 

    “Приятели” ансамбле­нең оешу көнен төгәл итеп әйтүче булырмы икән, аның составы берничә тапкыр алышынды, ә ансамбль егерме елдан артык элек тамашачының күз алдыннан юкка чыкты. Мәңгелеккә кебек. “Без 2017 елның көзендә Алексей Дианов белән күршеләрчә очраштык һәм безгә нигә әле вокаль-­инс­тру­менталь ансамбль оештырмаска, дип уйлаштык. Безнең кайбер уен кораллары бар иде, берникадәрен район мәдәният йортыннан бирделәр”, – дип ис­кә төшерә бас-гита­рачы ­Андрей Сурков. ­Өчә­ү­ләп: ул,  ансамбльгә 25 ел җи­тәкчелек иткән лидер-гитарачы Алексей Диа­нов һәм аның хатыны Лариса ­Дианова, клавишка ­басып торучы, башлап җибәргәннәр (автор искәрмәсе: “Прия­тели”нең барлык тарихында ир белән хатынның кызлары Елена иң яшь катнашучы булган. Музыкаль коллектив составында ул 5 ел җырлаган). Ансамбль акрынлап яңа кешеләр – бәрмә уен коралында Игорь Царев, фронтмен, гади итеп әйткәндә, җырларны башкаручы Виталий Гайнутдинов, гитарачы Александр Дедушкин, ул, ни аяныч, күптән түгел мәрхүм булды, тулыланган. Артистлар арасында профессиональ музыкантлар юк, күңел җыр­лаганда һәм иҗат белән шөгыльләнү теләге булганда бу әһәмиятле дә түгелдер. “Алексей Дианов – чын сәнгать кешесе. Андый музыкантлар Татарстанда аз. Виталий шулай ук үзенчәлекле кеше: ул яхшы тавышка, сулышка ия. Төркемгә ул килгәч, без аңа шунда ук микрофон һәм гатара бирдек – “Мә, җырла!”. Ул курыкты һәм китеп барды. Аннары кире кайтты, башка гитара бирмибез, хәзер ул бары тик җырлый гына”, – дип елмаеп сөйли Андрей Сурков.

    “Приятели” ансамбле­нең иҗатын яратучылар, нигездә, кырык яшь­тән узган кешеләр. Артистларның репертуарында 60нчы еллардагы музыкаль әсәрләр, Леонид Утесов, “ДДТ”, “Земляне”, “Любе”, Виктор Цой, Юрий Антонов башкарган җырлар бар. Аларны санап бетереп буламы? Бер нәрсәне төгәл әйтеп була: тамашачылар таныш көйләрне беренче яңгыраштан ук таный, шуңа күрә “приятельләргә” күмәкләшеп кушылып җырлыйлар. “Бүгенге көн­дә танылу алган җырларны без башкармыйбыз, әл­бәттә, – диләр  ­артистлар. – Күп тавышлы, уйнала торганнарга өстенлек бирәбез”. Алар беренче тапкыр бергәләп ясаган чыгышларын елмаеп искә ала: “Дулкынландык, әлбәттә. Әмма, халык белән элемтә барлыкка килгәч, син хис-кичерешләреңне залга бирәсәң, алар да си­ңа җавап кайтара – бу  бер­нәрсә белән чагыштырып булмый торган тойгылар”.

    “Приятели” соңгы өч ел дәвамында шәһәрдә узган бәйрәмнәрдә, Буада үткән Яшьләр көненә багышланган тантанада һәрдаим чыгыш ясаган. Әмма коронавирус пандемиясе артистларның концерт кую көндәлегенә үз төзәтмәләрен керткән. Бүгенге көндә алар, эшкуар Илдар Сөләйманов бушлай нигездә биргән бинада атнага ике-өч тапкыр кичләрен репетиция ясап, концертларга әзерләнәләр. 

    Әгәр чыгышлар ясарга барырга туры килсә, музыкантлар аппаратураны үзләре төйиләр һәм урнаштыралар, ә аны йөртү өчен шәхси транспортны файдаланалар. “Каплавычлы яңа тагылма арба сатып алырга ниятлим, аңа “Приятели” ВИА дип язачакмын”, – ди әллә шаяртып, әллә җитди итеп Андрей Сурков. “Приятельләрнең” планында – Тәтеш рай­оны авылларындагы мә­дәният йортларында кон­цертлар кую. Авыл мә­дәният йортларының күп­челегендә хәзерге вакытта шартлар яхшы булуы сөендерә.

    “Гади совет биюләре оеш­тырачакбыз”, – дип уртак­лаша артистлар, әле тагын иҗаттан акча эшләргә омтылмыйбыз, ә бары тик яраткан тамашачыларын җырлары белән шатландырырга теләүләрен билгеләп үтәләр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: