Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Каз өмәсе гөрләде

    Зур Әтрәчтә районның "Ак калфак" оешмасы һәм татар милли-мәдәни үзәге белән берлектә каз өмәсе үткәрелде.

    Чистартылган киң юл безне авылның Югары оч урамында яшәүче Мәрзыя һәм Васыйл Юнысовларга алып барды. Биеклектә урнашкан мәһабәт йорт, дөресен әйткәндә, колач җәеп каршылады. Әллә кайдан эзлисе юк, капкага зур хәрефләр белән "Әтрәчтә каз өмәсе" һәм "Ак калфак" дип язылган. Ишегалдындагы ир-атлар кунаклар килүе хакында өйдәгеләргә дә хәбәр салдылар.
    Сүз уңаеннан, каз өмәсен күрергә һәм төшереп алырга Ульян өлкәсе татар автономиясе рәисе, ТНВ каналы хәбәрчесе Рәмис Сафин, татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина, өлкә татарларының "Өмет" гәҗите хезмәткәре Рузия Хәлимова да килде, анда шулай ук районыбыз­ның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, аның урынбасары, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, оешманың сәркатибе Сәлимә Арсланова да бар иде.
    Милли киемнәр кигән Алсинә Фәйзуллина белән Мәдинә Мәгъсүмова, аларга бер төркем әтрәчлеләр дә кушылды, очрашуны ипи-тоз һәм канатлы сүзләрдән башладылар.
    Каз канаты каурый-каурый...
    Казларны Фәннур Гафия­туллин "бис­милла" әйтеп суярга да кереште. Шул чакта кемнеңдер сугымчының кулы "тәмле" булу бик мөһим, дип әйткәнен ишетеп калдым. Моның да үзенә күрә бер хикмәте бар икән, ләбаса. Самавырның "төтенләвен" Гыйльман Хөснетдинов үз карамагына алды, ә Илһам Хәйбуллин белән Хәлил Мәгъсүмов чалынган казларны өйгә кертеп торалар. Хезмәтләрен изге догадан, матур теләкләрдән башлаган Исламия Гыйм­ранова, Миләүшә Минәева, Әминә Нәфигыйна, Фәгыйлә Равилова, Гөлсинә Садыйроваларны Гөлсем Гаязова үтүк белән парлап җылытылган казлар белән тәэмин итә. Ә аларның исә, сөбханалла, кулларына күз иярми. Бер читтә Талия Вафина белән Роза Гыйниятова тәпиләрен-башларын эшкәртәләр. Икенче бүлмәдә Вәсилә Хәйруллина башлап җибәрүендә җыр яңгырый: "Каз канаты каурый-каурый..." Анда бер төркем апалар май канаты ясыйлар һәм кунакларга да моның ничек эшләнүен өйрәтәләр (сулдагы рәсем). Халидә апа Хәйретдинова мамыкны җәлт кенә итеп мендәр тышлыгына тутыра бара. Чөнки яңа мендәрләр хуҗабикәгә кирәк булачак, әле буй җиткән улы Фирдүсне башлы-күзле итәселәре бар, кызлары Фирүзәнең инде үз гаиләсе.
    Җаен туры китереп, хуҗабикә кайнашкан аш-су бүлмәсенә күз салам. Олы мичтәге четердәп янган ут кызуында телең йотарлык кабартмалар кызарып пешә, каз маенда "чыжылдарга" дигән коймак камыры да кабарып тулган. Зур табада гөбәдия, ит бәлеше үз чиратын көтә. Күңелемне "кытыклап" торган соравыма да җавап ишетәсе килә бит. "Казларны күптән суеп бетергәннәр дип уйлаган идем. Нигә болай соңладыгыз?" - дим. Ә ул елмаеп: "Моңа күп кеше гаҗәпләнә инде. Быел каз бәпкәләренең беришен соңрак алган идек. Менә өлгереп җиткәннәрен көттек", - ди. Ул да түгел сүзебезне бүлдереп, кемдер каз эченнән чыккан майга савыт сорады һәм "бигрәк симерткәнсез, яхшы ашаткансыз икән", дип өстәде. Апалар янында яшьләр дә, балалар да әлеге йоланың тәртибенә төшенеп, алар кушканнарны үтәп торалар. Яшь буын да читтә калмаган, барысы да кул астында кайнаша, олылардан үрнәк алып үсә.
    Чишмә юлы кызларны көтә
    Эшнең йомгаклау өлеше җитеп килә. Чиста, тигез итеп йолкынган казларны ир-атлар көянтәләргә асып, хатын-кызларның иңнәренә салалар. Чишмәгә юлында иң алдан Роза апа Фәйзуллина һәм тирә-күршедәге балалар кәрҗиннән каз каурыйлары сибеп, хуҗаларның кош-кортлары күп булсын дип телиләр. Салкын саф суга "чумып" чыккан, түшкәләр тагын да агарып, матурланып киттеләр. Биредә дә күңел ачу, җыр-биюләр дәвам итте. Әлеге күренешне карарга чыккан авыл кешеләре гармун көенә җилдереп биеп җибәрделәр, аларга кунак­лар да кушылды. Их, менә ичмасам бу каз өмәсе!
    Каз боткасы һәм сыйлы табын
    Күңелле төркем тигез агымдай хуҗалар өенә юнәлде. Түшкәләр абзар каршысындагы кадакларга эленгәч, Мәрзыя белән Васыйл һәркемне табынга чакырдылар. Беренче булып сүз алган Асия Ибраһимова күркәм йола - каз өмәсенә чакыручыларга күңел түреннән чыккан җылы теләкләрен ирештерде.
    "Биредәге кешеләрнең ягымлылыгы һәм кунакчыллыгы таң калдырды. - диде Рима Гомәр кызы, әлеге очрашуга чын күңелдән сөенүен белдереп. - Эшли дә, ял да итә беләсез, бу сыйфатыгыз олы мактауга лаек. Әтрәчлеләрне бөтен тирә-якка үрнәк итеп куеп була. Сез татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклыйсыз һәм аны яшьләргә дә тапшырып калдырырга омтыласыз".
    Ульян каласы вәкилләре дә үз чыгыш­ларында әтрәчлеләрнең бер­дәмлелегенә, киң күңеллелегенә гаҗәпләнүләрен һәм соклануларын әйттеләр. "Хәзер инде сезне үзебезнең якларда көтеп калабыз, килегез", - диделәр ихлас итеп.
    "Шонгат" фонды директоры Мөнир абый Вәлиев җирлекнең тарихы хакындагы мәгълүматлары белән уртаклашты һәм актив эшчәнлеге өчен Рима Сафиулловага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Хуҗабикә өстәлгә сый-нигъмәтне мулдан куеп, үзенең хөрмәтен шулай күрсәтсә, гаилә башлыгы инде кабатланмас тавышы белән үзе гармунда уйнап, үзе җыр­лап күңелне ачты. Менә ничек яши ул кунакчыл, эшчән Әтрәч халкы. Күңелдән чыккан җылы теләкләрнең, әлбәттә, барысын да язып бетерү мөмкин түгел. Алар йөрәкнең бер читендә бик озак сакланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: