Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Казанда бала тәрәзәдән егылган

    Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.

    (Тәтеш, 23 май, “Тәтеш таңнары”). Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенә йорт тәрәзәсеннән егылган баланы китергәннәр. Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.

    Агентлыкка билгеле булганча, балага 3 яшь. Аның эче, биле имгәнгән. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсе балага тиешле ярдәмне күрсәтә.

    «Зинһар өчен, балаларның иминлеген кайгыртыгыз һәм тәрәзә ачык булган бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз!» - дип мөрәҗәгать иттеләр ата-аналарга матбугат хезмәтендә.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-bala-moskit-celtarena-tayanyp-tarazadan-egylgan-5854942

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: