Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Чемпионат вакытында иминлек тәэмин итүче росгвардиячеләрне бүләкләделәр

Росгвардия хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре, грамота, рәхмәт хатлары тапшырдылар.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанда Росгвардиянең 58 хезмәткәрен Чемпионат вакытында иминлек тәэмин иткән өчен бүләкләделәр. Бу турыда “Татар-информ”га Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә ведомствоның ФИФА-2018 матчларын үткәрү вакытында иминлекне тәэмин итүдә катнашкан хәрби хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

58 хезмәткәргә ведомство бүләкләре, грамота, Рәхмәт хаты, башка кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Тантаналы бүләкләү чарасында республика Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты. Ул росгвардиячеләргә намуслы хезмәтләре һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын үткәргәндә тынычлык һәм тәртип саклаган өчен рәхмәт әйтте.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев