Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Казанда шәхси йорт түбәсендә яткан 90 яшьлек бабайны коткарганнар

    Коткаручылар өлкән яшьтәге ир-атны носилка ярдәмендә җиргә төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

    (Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанның Петровский бистәсендә шәхси йорт түбәсендә яткан һәм аннан кеше ярдәменнән башка төшә алмаган 90 яшьлек бабайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «112 бердәм номерына Петровский бистәсендәге Радиальная урамында ике катлы йорт түбәсендә өлкән яшьтәге ир-ат ятуы турында хәбәр килде. Бабайның аска егылып төшү куркынычы бар иде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    Чакыру буенча килгән 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре махсус баскыч ярдәмендә түбәгә менгән һәм 90 яшьлек бабайны носилка белән аска төшереп, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

     

     

     

    https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190180/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: