Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Кече ватаныбыз турында укый алабыз

    Тәтеш районында туып-үсеп, бүгенге көндә җир шарының төрле почмакларында яшәүче кешеләр Интернет ярдәмендә туган илләрендәге яңалыкларны көн саен күзәтеп торалар.

    “Тәтеш таңнары” сайтында һәм социаль челтәрләрдәге безнең төркемнәрдә “Тәтеш таңнары” газетасы битләрендә басылып чыккан, һәм газетага эләкми калган материал­ларны бастырабыз. Кайчакта газета укучыларыбыздан фикерләр дә кабул итәбез.
    Алена Кулумбегова Федоровкада туып-үссә дә, 15 елдан бирле инде Мәскәүдә яши. 
    – Сез бик күркәм эшләр башкарасыз – авыллар, яхшы кешеләр, аларның район үсешенә керткән өлешләре турында язасыз. Күптән түгел Федоровка тарихы турындагы материалны укыдым: күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Урюмнан язучы Айдар Сәхибҗадинов хакында укуы кызыклы булды. 
    Безнең кайда яшәвебез мөһим түгел, иң әһәмиятлесе, без кече ватаныбыз турында укый, Тәтеш районында яшәүче кешеләр турында ­белеп тора алабыз, – ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: