Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелле мәктәп еллары...

    Күптән түгел генә тантаналы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч чара – 1 сентябрь булды.

     (Тәтеш, 13 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,  Ләйсән МӨХӘММӘТШИНА, Елена Калашникова фотосы). Мин янә үземнең яраткан мәктәбемә аяк бастым. Яңартылган әйберләрдән аңкып торган буяу исе, иркен якты бүлмәләр, бинаның төзекләндерелгән алгы ягы, һәр җирдә тәртип һәм чисталык хөкем сөрә: әйе шул, ул капиталь ремонттан соң да инде танымаслык булып үзгәргән иде. 

    Әгәр кем дә булса сораса: “Киләчәктәге мәктәпне син ничек күз алдына китерәсең?” – дип, ул чакта мин уйлап та тормыйча, җавап бирәчәкмен: “Тәтештәге 1нче урта мәктәбем кебек. Әлеге урын уңайлы һәм иркен, анда һәркемне аңлыйлар һәм тыңлыйлар, анда чын дуслар һәм тәҗрибәле остазлар күп, анда камилләшергә һәм инновацияләргә урын бар”. Укучыларның уңышлары сөендерә һәм сокландыра. Аларның күпчелеге төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булалар, мәктәптә РДШ, Яшь армия, Мөстәкыйль балалар кебек, шундый оешмалар эшли. Мәктәптә фәнни берләшмә оешты, анда балалар проектлар уйлап чыгаралар һәм аларны тәкъдим итәләр. 

    Укытучылар көне алдыннан шуны әйтәсем килә, анда безнең директор һәм мәктәп укытучыларының гаять зур хезмәте кергән. Алар, төннәрен дә йокламыйча, шәхси вакытларын да кызганмыйча, үзләренең күңел җылыларын һәм осталыкларын биреп, безгә яңалык алып киләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: