Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелле ял итәләр

    Мәрхәмәтлелек һәркемнең күңелендә һәм йөрәгендә яши.

    (Тәтеш, 27 июнь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, Асия Ибраһимова, Сәлимә Арс­ланова, Сания Сәмигуллина, Гөлчәчәк Зәйнуллина әлеге сүзләргә тугры калып, Урюмдагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен ачылган “Карлыгач” балалар сәламәтләндерү лагерендә булып кайтты.

    Авылны ямьләп утырган лагерьга якынлашканда безне беренче булып каравылчы туктатты. Тиешле кәгазьләргә кул куйгач, тирә-ягы чисталыгы белән сокландырган территория­нең гүзәллеген карап хозурландык. 

    Лагерь начальнигы Дмит­рий Пирогов без килүгә ихластан сөенеп, бинаның эчке күренешен карарга чакырды. Балалар өчен алып барган тәмле күчтәнәчләребезне ашханәдәге хезмәткәрләргә тапшыргач, кечкенә экскурсиягә юл алдык. Һәр җирдә пөхтәлек, тәртип,  аш-су бүлмәсеннән төш вакыты җиткәнен сиздереп хуш ис аңкый, йокы, юыну, ял итү, уен бүлмәләре ялт итеп тора. Балаларның яшәеше өчен биредә барлык шартлар тудырылган. 

    Безне күреп алган кызлар һәм малайлар бертавыштан “Исәнмесез!” дип эндәштеләр. Барысы да ягымлы һәм сөйкемлеләр, хәтта аркаларыннан назлап сыйпыйсы килә. Мөлаем лагерь хезмәткәрләре озатып йөрүендә футбол, теннис уйнау өчен ясалган махсус урыннарны карагач, иркен җәйге верандага да күз салырга булдык. Монда инде бер төркем ял итүчеләр безне көтеп тора иде. Очрашуга чын күңелдән шатланган Дмитрий Пирогов сәламләү сүзләрен белдереп, лагерьдә ял итүче актив балаларга грамоталар тапшырды. Аларның йөзләре тагын да нурланып китте, моңа без дә чиксез куандык. Баксаң, балалар бик сәләтлеләр икән, хәтта килүебез хөрмәтенә бүләк – музыкаль программа да әзерләгәннәр. Алар матур итеп биеп күрсәттеләр, туган як, Ватан турында шигырьләр сөйләделәр. 

    “Сезнең сәләтегезгә сок­ланып утырдык. Лагерьда үткән һәр көнегез матур истәлекләргә бай булып, күңелегездә озак саклансын. Киләчәктә дә тагын шулай бергәләп очрашырга насыйп булсын”, – диде районның “Ак калфак” җитәкчесе урынбасары, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Заһир кызы.

    Истәлеккә фотога төшкәч, лагерьдә ял итүчеләр шау­-гөр килеп ашханәгә йөгерде. Ә без лагерь хезмәткәрләре белән әңгәмә корып алырга өлгердек.

    “Карлыгач”ка җәйге лагерьның беренче сменасы башлангач Казаннан килдем. Биредә ял итүче балаларның көне мавык­тыргыч һәм файдалы уза. Төрле спорт уеннары, кызыклы бәйгеләр һәм чаралар, Тәтештәге истәлекле урыннарга, Долгая Полянадагы Молоствовлар утарына экскурсияләр оештырабыз. Гүзәл табигать кочагында урнашкан лагерьдә 20 бала ял итә. Алар бер генә дә ямансуламыйлар, рәхәтләнеп күңел ачалар, сәламәтлекләрен ныгыталар, яңа дуслар табып, бергәләп аралашып яшиләр”, – диде тәрбияче Җәүһәрия Ишембаева.

    Балаларның ягымлы күз карашлары озатып калган әлеге сәламәтләндерү лагереннән без матур хис-кичерешләр, тирән тәэсирләр алып, ял итүчеләр белән тагын очрашырга язсын дигән якты өмет белән кайттык. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: