Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелләр сафланды, пакьләнде...

    Кече Әтрәчтә һиҗри ел буенча Яңа 1440 ел башлану көнендә зурлап корбан мәҗлесе үткәрелде.

    (Тәтеш, 14 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Биредә авыл халкы белән бергә районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Апастан һәм тирә-як авыллардан килгән имамнар, районның “Ак калфак” вәкилләре дә катнашты. 

    Корбан мәҗлесен авыл имамы Мөнәвир хәзрәт Шакиров сәламләү һәм үтемле вәгазьдән башлап җибәрде, Алабирдедән Рөстәм хәзрәт Гарифуллин догалар укып ирештерде. 

    “Без әлеге изге көндә зур мәҗлес үткәрергә ниятләдек. Аны әзерләүдә тырышлык куйган һәркемгә рәхмәт. Уй-теләкләребез кабул, илләр имин булсын”, – диде әлеге мәҗлесне уздыруда иганә ярдәме күрсәткән “Нур” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев. 

    Апас районыннан килгән Мид­хәт хәзрәт Җамалиев биредә киң күңелле кешеләр яшәвен, һәркемне изге бәйрәм көннәре белән тәбрик итүен билгеләп үтте һәм йөрәкләргә үтеп керер­лек гыйб­рәтле мисаллар китерде.
    Аннары мул табын артында утыр­ган ир-атлар күмәк рәвештә тәкъбир һәм салаватлар әйттеләр. 

    Шуннан соң Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов вәгазь сөйләп, күптән түгел генә хаҗ сәфәреннән кайту тәэсирләре, андагы тойгылары һәм күңелләрне нечкәртерлек, һәркемне җәлеп итәрлек хис-кичерешләре ха­кында уртаклашты. Бу аеруча да дулкынландыргыч булды, чөнки һәркем изге җирләрне күреп кайту өмете белән яши дисәк, бер генә дә ялгыш булмастыр, мөгаен. Мәҗлестә “ак калфаклылар” да үз теләкләрен җиткерделәр.

    “Гаи­ләнең бурычы – балаларны итагатьле, тәүфыйклы, әхлаклы итеп тәрбияләү. Без нәкъ тә менә әлеге юнәлештә эш алып барабыз. Район авылларында гореф-га­дәтләрне, йолаларны яңартып, алар­ны яшь буынның күңеленә сеңде­реп калырга тырышабыз һәм омтылабыз. Үткәрелгән чараларда яшьләр һәм балаларның да өлкәннәр белән бер сафта бу­луы моңа ачык дәлил”, – диде рай­онның “Ак калфак” җитәкчесе Рима Сафиуллова. 

    Корбан мәҗлесе Зур Әтрәч җирлеге башлыгы Илнур Юнысов, Гайшә Нигъмәтуллина, Камил хаҗи Гайнуллин, Асия Ибраһимова, Әсхәт хаҗиның чыгышлары, Миләүшә Минәева, Ислам Фәйзуллин, Әминә Нәфигыйна көйләгән мөнәҗәтләр, шулай ук Роза Фәйзуллинаның үзе иҗат иткән шигыре белән үрелеп барды. 
    Әлеге мәҗлестә катнашкан һәркем күңелләрен сафлан­дырып һәм пакьләндереп, ил-көннәр тыныч, тормышлар бәрәкәтле булсын дигән теләктә өйләренә    таралышты. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: