Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләренә аеруча хуш килгән

Бакырчы авылы “Кояшкай” балалар бакчасында Лев Толстой елына багышланган чара үткәрелде.

(Тәтеш, 17 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА).  Тәрбиячеләр һәм сабыйлар янына кунакка китапханәче Хәмдия Әхсәнова да чакырылган иде. 

“Ул безгә күчтәнәч итеп әкиятләр, кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр тупланган төсле рәсемле китаплар алып килде. Матур әдәбият балаларның күңеленә аеруча да хуш килде”, – диделәр балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Чара барышында тәрбияче Инзилә Фәткуллова язучының тормышы, иҗаты белән таныштырды, рус теле буенча тәрбияче Гөлшат Әбделвәлиева Лев Толстойның “Өч аю”, “Тиен белән бүре” һәм башка әсәрләрен, “Ялганчы” дип исемләнгән мәсәлне укыды. 

“Ахырдан барыбыз бергәләп куяннар хакындагы тасвирламаларның өзекләренә тукталдык. Бу һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Хәмдия Әхсәнова кечкенә генә әсәр дә сөйләде. Әлеге уңайдан күргәзмә дә бизәдек. Анда Лев Толстойның төрле елларда бастырылган китап­лары урын алды”,  – диде балалар бакчасы мөдире Гөлшат Ирек кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X