Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелләрне сафландырып

    Узган җомга, 17 июль иртәсендә Тәтеш һәм район авыллары мәчетләрендә гает вәгазьләре яңгырады.

    Шәһәрдәге үзәк мәчеткә җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов та котлады. "Бабайлар һәм әбиләр яшьләр өчен һәрчак үрнәк булды. Алар дөрес юлдан тайпылмыйча, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, буыннан буынга тапшыруга зур өлеш кертә. Мәчетләребез гел шулай тулып торсын, туган җиребез тагын да матурайсын, изге эшләр Рамазан ае белән генә чикләнмәсен, - диде ул һәм бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, дөньяларның имин булуын теләде.
    Тигез сафларга басып, яше-карты гает намазы укыды, тәкъбир әйтте. Районның мөхтәсибәт имамы Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов хөтбә укыды.
    - Рамазан ае гөнаһлардан чистарынып, яхшылыклар кылып, күбрәк савап эшләп калырга мөмкинлек бирде. Хәер-сәдака исә динебезнең аерылмас бер өлеше булып тора. Ураза бетте дип, гыйбадәтләрне киметмик, йортларыбызда, мәчетләребездә намазлар укып, йөзләребезне нурландырыйк, - дигән теләктә калды Инсаф хәзрәт.
    - Тормыш ыгы-зыгысында дуслар белән күрешергә, кунакка йөрешергә вакыт та калмый. Мәчеттә очрашу, гаетләргә бару дин кардәшләребез өчен әҗер-саваплы булса, балаларыбызга әхлакый, тәрбияви яктан файдалы, - дип фикерләре белән уртаклаштылар бәйрәмгә килгән тәтешлеләр.
    Җыелучылар ахырдан кул бирешеп бер-берсен ураза бәйрәме белән тәбрикләп хушлаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: