Күңелсез хәлләр турындагы мәгълүматлар
• Чуаш Чагылдымында 9 июльдә билгесез кеше кич белән авылдагы өлкән яшьтәге берәүнең телефонына алдан ук шалтыратып янау сүзләре әйтә, шуннан соң хатын-кыз төнлә үз йортын калдырып чыгып китәргә мәҗбүр була. Авыл кешесе икенче көнне иртән өенә кайткач, ишектәге бикләү җайланмасының җимерелүен, ә йорттан 10 мең сум акчасы югалуын ачыклый. Җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә.
(Тәтеш, 20 июль, "Тәтеш таңнары"). Күңелсез хәлләр турындагы мәгълүматлар
• Чуаш Чагылдымында 9 июльдә билгесез кеше кич белән авылдагы өлкән яшьтәге берәүнең телефонына алдан ук шалтыратып янау сүзләре әйтә, шуннан соң хатын-кыз төнлә үз йортын калдырып чыгып китәргә мәҗбүр була. Авыл кешесе икенче көнне иртән өенә кайткач, ишектәге бикләү җайланмасының җимерелүен, ә йорттан 10 мең сум акчасы югалуын ачыклый. Җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә.
• Агымдагы елның 12 июлендә Льяштә урнашкан хуҗалыктагы товарлыклы-сөтчелек фермасы бинасыннан чуен рәшәткәләрне урлыйлар. Предприятие җитәкчесе зыянның күләмен 10 мең сум дип бәяли. Каракның кем икәнлеге ачыкланды, җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә, дип хәбәр итәләр Тәтеш районы эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев