Кертемнәр өчен компенсацияләр реальме?
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның берничә туганы безнең редакциягә һәм район хәрби комиссариатына кызылармеецка акча күчерү өчен ачылган кертемнәр буенча компенсация алу тәртибе турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.
Бу Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепановның саклык кертемнәре, аларга кыр банклары системасы аша фронтовикларның акчалары күчерелгән, турындагы хәбәре "АиФ-Регион"да (№ 3, 2012 ел) басылганнан соң ешайды. 1942 елда алар һәр солдатта булган. Нәкъ менә шул чакта СССР Оборонасы Халык Комиссариаты структурасында СССР Дәүләт Банкының кыр учреждениесе оештырылган, алар инициативасы буенча солдатларга - рядовойдан алып офицерга кадәр - кертемнәр кенәгәсе бирелгән. Сугыш елларында солдатлар - 10, лейтенантлар 200 сум алганнар. Акча тиешле булган сугышчылар, акча аттестатларын рәсмиләштерү юлы белән, хәрби комиссариатлар аша аны туганнарына җибәреп торганнар. Әлбәттә, һәркемнең андый мөмкинлеге булмаган. Сугышчы һәлак булган очракта, исәп-хисап счеты номерын ул чакырылган урындагы хәрби комиссариатка хәбәр итәргә тиеш булганнар. Бу хәрби хезмәткәрнең гаиләсен тәэмин итү һәм аның тол калган хатынына яки башка варисларына тапшыру өчен эшләнгән. Чынлыкта исә алай булып чыкмаган. Сугыштан соң 4 миллиард сум файдаланылмаган акча калган. Закон варислар ягында. Һәлак булучыларның якын туганнары РФ Үзәк Банкының "Красноармейское" кыр учреждениесенә, һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның кертем кенәгәләре әлегә кадәр шунда саклана, гариза язарга хокуклылар һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар: 107116, г. Москва, улица Неглинная, дом 12, Центральный Банк РФ.
"Мәсьәләне хәл итүдә без кулдан килгәнчә булышлык итәргә тырышачакбыз, - дип ышандырды район газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин. - Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына кертемнәр буенча түләүне, дәүләт социаль ярдәм чарасы сыйфатында, билгеләүче норматив акт юк. Безгә гражданнар Бөек Ватан сугышы елларында сугышчының хәрби хезмәткә чакырылуын, хәрби хезмәт узуын һәм һәлак булу фактын яки хәбәрсез югалуын раслау өчен мөрәҗәгать итә алалар.
Бүлектә сакланган архив документларында сугышчының туганнары сораганнарга һәрвакыт тулы мәгълүматлар булмаска да ихтимал. Бөек Ватан сугышы чорында хәрби хезмәт узу, хәрби хезмәткәрнең язмышы, аның СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүе хакындагы мәгълүматлар хәзерге вакытта "Подвиг народа" www.Kremnik.ru сайтында урнаштырылган. Акча кертемнәрен алу мәсәләсе белән шул ук сайтта "Хәрби кертемнәр" бүлегендә танышырга мөмкин. Шулай ук юристларга, нотариусларга мөрәҗәгать итәргә була".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 апрель 2021 - 09:00Катнашыгыз һәм сертификат отыгыз Безнең “Тәтеш таңнары” сайтында Тәтеш шәһәренең 240 еллык юбилее уңаеннан “Мин биредә яшим, һәм бу як миңа кадерле” дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе уздырыла.1600
-
10 апрель 2021 - 19:00Китап эчтәлеге белән җәлеп итте “Киллер” һәм “Никах” китапларын “Авангард” гәҗите редакциясендә сатып алырга була. Китапларның бәясе – 100шәр сум.5000
-
10 апрель 2021 - 16:00Сиринә Шакирова укытучылык юнәлеше буенча ышанычлы адымнар белән бара Аның укытучылык стажы –32 ел, шуның 18 елын ул Тәтештәге 2нче урта мәктәптә химия укытучысы булып хезмәт куя.5100
-
10 апрель 2021 - 12:00Ул тормышны бик яраткан Безнең Тәтеш гаҗәеп табиблар белән данлыклы. Шуларның берсе – Мөбарәкшин Равил Харис улы. Аның бар гомере, уйлары һәм эшләре медицинага багышланды, ул кешеләр сәламәтлеген саклауга 40 елга якын үзеннән зур өлеш кертте.6400
-
10 апрель 2021 - 09:00Әни һәрвакытта кирәкле сүзне таба Людмила Фирсова кызы Кристина Марасова белән төшкән фотосын безнең “Тәтеш таңнары” сайтында узган “Минем әни – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйгегә җибәрде һәм әлеге фотосурәт икенче урынныалды.6500
-
9 апрель 2021 - 19:09Безнекеләр бүләкләдә Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы Рафиль Халитов “Минем белән дус бул, туган тел” Бөтенроссия бәйгесендә беренче урынны алды. Ул “Стена гәҗите” номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы Фәткуллова Сария Хәнәфи кызына Рәхмәт тапшырылды.12100
-
9 апрель 2021 - 15:00Һөнәри осталык бәйгесендә яхшы нәтиҗә бар Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагогы Хәмидуллина Гүзәл Рәис кызы белем бирү оешмаларындагы яшь педагогларның “Педагогия олимпиадасы” һөнәри осталык төбәкара бәйгесендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.13600
-
9 апрель 2021 - 12:00Хезмәтләре хөрмәтләнде РФ һәм Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Тәтеш районы Бессоново авылында яшәүче Виктор Овчинников Ульяновски өлкәсе губернаторының Мактау медале белән бүләкләнде.13300
-
9 апрель 2021 - 09:00Тәтешлеләрнең спортта җиңүләрендә аның да өлеше бар Тәтешнең спорт мәктәбе шоферы Александр Николаев балаларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга йөртә.8900
-
8 апрель 2021 - 22:01Минсельхозпрод Татарстана готов поддержать сельхозпроизводство органической продукции Минсельхозпрод РТ готов поддержать сельхозпроизводство органической продукции: об этом сообщил на прошедшем недавно совещании заместителя министра сельского хозяйства и продовольствия РТ Ильдус Габдрахманов. Он сообщил, что Минсельхозпрод РТ готов поддержать всех сельхозпроизводителей в вопросе перехода на органическое производство.8500
-
8 апрель 2021 - 12:00Наркотиклар кан йөреше системасына йогынты ясый Наркотиклар кеше организмына тискәре йогынты ясый. Әгәр кешегә бәйлелектән котылырга вакытында ярдәм итмәсәң, нәтиҗәсе, кагыйдә буларак, һәрвакытта аянычлы.13900
-
8 апрель 2021 - 11:00Игътибар итегез Тәтештә, Идел аръягы зонасының башка районнарындагы кебек, салым хезмәте подразделениесе 2021 елның 16 апреленнән эшләвен туктата.14100
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19600
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
9 апрель 2021 - 10:30Райондагы яшь гаиләләр торак төзегәндә яки сатып алганда түләүсез ярдәм ала алаларТорак мәсьәләсе – бик мөһим, аеруча да яшьләр өчен.13500
-
19 март 2021 - 06:19Эремчекле чизкейк Кирәк булачак: он – 240 грамм, 2 чеметем тоз, шикәр комы – 4 аш кашыгы, атланмай – 130 грамм, йомырканың сарысы – 1, су – 2 аш кашыгы, эремчек (20 %) – 750 грамм, шикәр комы – 200 грамм, көнбагыш мае – 80 миллилитр, йомырка – 3, чеметем ванилин, кукуруз крахмалы – 4 аш кашыгы, сөт – 120 миллилитр.51700
-
19 март 2021 - 16:35Ә син Баласагуни кем икәнен беләсеңме? Бер бик тә истә калган очракны искә төшереп үтәсем килә. Урамда улым белән бер кыз уйнап йөргәнен күрдем дә, яннарына килдем. Сүз аралаш, әлеге кыздан исемең ничек дип сорадым. Ул Айсылу дип җавап бирде. Нинди матур исем Айсылу... Мин әйтәм син татар кызы ич, ник татарча сөйләшмисең дим. Мин оялам ди... Уйга калдым... Ничек инде ул үз телеңнән оялып була? Ул бала моны уйлап әйттеме, уйламыйча әйттеме, күпме вакыт үтсә дә аның әлеге сүзләре һаман да истә. Ул кыз хәзер зур үскән, барысын да аңлаган, үз телен бик нык яратадыр, дип ышанам.50000
-
15 март 2021 - 18:14Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәр урамнарында «Сезгә, кулланучылар!» дип аталган акция уздырдылар Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә.44500
-
21 март 2021 - 07:10Мартта комсомол туен уздырганнар – 8 Март бәйрәме узып китте. Ул бик мөһим һәм кирәкле, әлбәттә, – дип яза безгә шәһәрле Илгизәр Галиев.42300
-
26 март 2021 - 15:59Фермерскому движению в Республике Татарстан – 30 лет В Татарстане прошло торжественное мероприятие, посвящённое 30-летию фермерского движения в республике.32500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика