Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кешеләр гомерен коткарыр өчен барысын да эшләү зарур

    Эвакуация чаралары кешеләрнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.

    (Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Янгын очкыннарын күргән вакытта сез беренче эш итеп бу хакта янгын каравылына хәбәр итәргә тиеш, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә дәүләт янгын күзәтчелегенең районара бүлеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Шуңардан соң, гамәлдәге норматив документлар нигезендә, шәһәрдә 10 минутта һәм авыл җирлегендә 20 минут эчендә, янгын сүндерү подразделениесе хезмәте чакыру урынына килеп җитәргә тиеш. Әлеге вакыт эчендә кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү чаралары буенча карарлар кабул итәргә кирәк”.

    Ут чыгу турында янгын хезмәтенә, җитәкчелеккә һәм районның янгын хезмәтенә вакытында хәбәр итү кешеләрне коткару һәм янгын сүндерү подразделениесе килеп җиткәнче ут телләрен сүндерү буенча нәтиҗәле эшләр оештыру мөһим шарт булып тора. 
    Янгында кешеләрне эвакуацияләү – ул кешеләрнең тышкы якка яки имин урынга турыдан-туры мөстәкыйль хәрәкәт итүен мәҗбүри булдыруны оештыру барышы. 

    “Әгәр сез ут тел­ләрен сүндерә алмавыгызны сизәсез икән һәм янгын дөр­ләп күтәрелсә, бинадан ашыгыч рә­вештә чыгарга һәм кешеләргә дә китәргә ярдәм итәргә кирәк, – ди Денис Сафиуллин. – Янгын шартларында гомергә аеруча да куркыныч янаган биналардагы, шулай ук бинаның өске катларындагы кешеләр чыгарыла. Кече яшьтәге балалар, картлар һәм инвалидлар беренче чиратта чыгарыла. Бинадан чыкканда, мөмкинлек булуга карап, электр һәм газны сүндерергә кирәк. Янгын вакытында төтен бинаның өске өлешенә күтәрелә, шуңа күрә төтен тулганда борынны һәм авызны дымлы чүпрәк белән каплап, иелергә яки идәнгә ятарга, бөгелгән килеш атларга яисә юнәлешне югалтмас өчен дивар кырыеннан шуышырга кирәк. Төтен нык таралган коридор яки баскыч буйлап чыгарга тырышмагыз. Әгәр бас­кыч ут белән чолганса яки төтен белән тулса, ул чакта бинада калуың һәм янгын сүндерүчеләрнең килүен көтү хәерлерәк. Моның белән беррәттән балконга чыгарга яки тәрәзәгә килергә һәм үтеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Төтен керү ихтималы булган ишекне тыгызлап ябыгыз: чүпрәк, сөлге, җәймәне юешләп, ишекне тыгыз итеп ябып, ишек һәм тупса араларындагы ярыкларны томаларга тырышыгыз. Бу очракта эвакуацияне балкон, тышкы яктагы стационарга куелган һәм күчмә баскычлар буйлап башкарырга кирәк. Бәйләп төйнәлгән җәймәләр, су агучы торбалар, терәкләр буйлап төшү, шулай ук бина тәрәзәсеннән сикерергә һич кенә дә ярамый, чөнки имгәнү һәм үлем куркынычы зур”, – дип белдерә янгын күзәтчелеге ­инспекторы.

    Янгын сүндерүчеләрне каршы алучы гражданин объект территориясенә, торак йорт ишегалдына керү юлында, янгын чыккан объект борылышындагы узып йөрү өлеше янында булырга һәм янгын подразделениесенә янгын кайда чыгуын, нинди бина, ничәнче катта януын, ут телләре кайда таралуын, яна торган бинадан кешеләрне эвакуацияләү һәм коткару буенча нинди чаралар инде уздырылуын, янгын гидрантлары һәм сулыклар, электр щитлары, шартлаткыч һәм янгын куркынычы буенча категорияләнгән бүлмәләр, шартлаткыч һәм токсинлы матдәләрнең кайда урнашканлыгын хәбәр итәргә тиеш. 

    Янгын подразделениесе килгәннән соңгы барлык гамәлләрне эшләү  (җиңсә линияләрне тыгызлап боруда ярдәм күрсәтү, матди кыйммәтләрне чыгаруда  һәм башка эшләрне башкаруда катнашу) зарурилыгы булганда, бу бары тик янгын сүндерү җитәкчесе күрсәтмәсе буенча гына тормышка ашырыла.

    “Янгын вакытында иң мөһиме – кешеләр гомерен коткарып калу, – дип бигеләп үтә дәүләт инспекторы. – Кешеләрне эвакуацияләү, шулай ук авария-коткару эшләре уздыру һәм янгын каравылы килгәнче аның беренче фазасында янгынны сүндерү нәкъ тә шуңа юнәлтелгән дә инде”.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: