Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кешеләр ярдәме белән

    Льяш почта бүлекчәсе район гәҗите буенча подписка планын арттырып үтәде.

    (Тәтеш, 27 июнь, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА,автор фотосы). “Почтамт җитәкчелегенең гәҗит яздыру буенча йөк­ләмәсен без 125 процентка үтәдек, димәк, укучыларның саны ике тапкырга артачак, бу бик тә сөендерә”, – диде почта бүлеге начальнигы булып дүрт елдан бирле хезмәт куючы Татьяна Белова. – Поч­тада эшләү кызыклы, күптән түгел генә махсус программаны яңадан өйрәнергә туры килде, Алабирде, Әтрәч,  Тормыдагы хезмәттәшләр белән шалтыратышып, бер-беребездән яңалыкны өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз”.

    Исәп-хисап, сату, квитанцияләр рәсмиләштерүдән тыш, бүлекчә начальнигы 35 йортлы Льяш авылына хезмәт күрсәтә. “Нигездә монда өлкән кешеләр яши. Кайвакытларда аларга квитанцияләр дә тутырам, өйләренә товар да илтеп бирәм, – дип сөйли Татьяна Александровна. – Эш белән шөгыльләнгән арада, алар үзләренең борчулары, шатлыклары белән уртаклашалар. Сугыш чоры балалары Зоя Панкратова, Лидия Кулькова, Людмила Меркулова үткәннәре турында искә төшергәндә илнең тарихын язарга була”.

    Без аралашкан арада почтага җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре Татьяна Кондратьева керде. Безнең корреспондентлар икәнлегебезне белгәч, болай диде: “Авангард”ны утыз елдан бирле яздырабыз, яратып укыйбыз, аеруча да авыллар, кешеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре турында. Гәҗитне башта эштә карыйбыз (җитәкче Алексей Ахтонов хуҗалыкка яздыра), аннары иркенләп торып  өйдә укып чыгабыз. Җомга көнне “калынаеп” килә – район яңалыкларын да, республиканыкын да беләбез”.

    “Хөрмәтле авыл кешеләренә, җирлек башлыгы Ирина Тихоновага рәхмәт. Почта бүлегеннән башка бернәрсә дә эшләп булмаячагын аңлыйлар, ярдәм итәләр. Бездә бит кибет юк, ә биредән әйберләр сатып алырга мөмкин. Авыл кешеләренә шулай ук рухи азык та кирәк шул”, – дип раслый “Россия Почтасы” хезмәткәре Татьяна Белова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: