Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хабаровск өлкәсендәге янгыннан соң МЧС илдәге барлык лагерьләрне тикшерәчәк

Госпожнадзор тиз арада балалар лагерьләрендә һәм ял базаларында теркәлмәгән палаткалы лагерьләр булу ихтималын тикшерәчәк.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Хабаровск өлкәсендә балалар лагерендә булган фаҗигадән соң илдәге башка ял базаларын һәм балалар лагерьләрен тикшерәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство башлыгы Евгений Зиничев белдергәнчә, Госпожнадзор органнары тиз арада балалар сәламәтләндерү лагерьләрендә һәм башка ял базаларында теркәлмәгән палаткалы лагерьләр булу ихтималы тикшерәчәк.

“Тикшерүләр формаль таныклык бирү өчен генә узарга тиеш түгел”, - диде ведомство башлыгы.

Евгений Зиничев хосусый хуҗаларга һәм вазифаи затларга карата иң кырыс чаралар күрүне таләп итте. Шулай ук Хабаровск өлкәсендә палаткалы лагерьдә булган фаҗига факты буенча җентекле тикшерү уздырырга кушты.

“Хабаровск өлкәсендә “Холдоми” балалар сәламәтләндерү лагерендә контроль-күзәтчелек чараларын башкаручы вазифаи затларга карата узган хезмәт тикшерүе материаллары тикшерү органнарына тапшырылачак. Алар буенча процессуаль карарлар кабул ителәчәк”, - диде Зиничев.

Май аенда федераль Госпожнадзор хезмәткәрләре Татарстанда 1132 балалар лагерен, шул исәптән 79 палаткалы лагерьне исәпкә алды, дип сөйләделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

“Уздырылган чаралар нәтиҗәсе буенча, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 264 очрагы ачыкланды. Беренче сменаларны кабул иткәнче, башта ачыкланган хокук бозулар төзәтелде. Балалар сәламәтләндерү лагерьләрендәге бер юридик зат һәм 31 вазифаи зат админстратив җаваплылыкка тартылды”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190281/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев