Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Халык контроле ярдәм итә

    Тәтеш районында алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр җитештерүнең законсыз әйләнешен булдырмау буенча планлы эш алып барыла.

    (Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  2020 елда ТР Дәүләт алкоголь инспек­циясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 26 чара үткәрелгән, законсыз әйләнештән 177 литр эчемлек алынган. Барлыгы 253 мең сумлык штраф салынган. Исәп-хисап чорында район буенча “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмат системасына 5 гариза кергән, бер хәбәр расланган.

    “Ваклап сату базарында алкогольле һәм спирт кушылган продукцияне сату буенча закон бозуларның шактый өлеше гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә генә ачыклана, алар шулай ук “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмат системасына да керә“, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең белгеч-эксперты Елена Сазонова. “Халык контроле“ндә урнаштырылган һәм расланган гаризалар өчен гариза бирүчеләр 1 меңнән 3 мең ­сумга кадәр матди бүләк алуга ия.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: