Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр кертелде

Егерме биштән күб­рәк кеше эшли тор­ган эш бирүчеләр вакан­сияләр турындагы мәгъ­лүматны “Россиядә эш” порталында урнаштырырга тиеш булачак.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында” РФ Законына үзгәрешләр кертү турында”гы һәм “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы Федераль законның 21нче маддәсен гамәлгә кертү белән бәйле, 2022 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы “Халыкны эш белән тәэмин итүдә эш бирүчеләрнең ярдәме” РФ Законының 25нче маддәсе 2нче пунктында, РФ дәүләт хакимияте органнары,  РФ дәүләт хакимияте субъектлары органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр, юридик затлар, РФ субъекты яки муниципаль берәмлекләрнең устав капиталында катнашы булучылар, шулай ук  алдагы календарь елында хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны 25 кешедән артып киткән, һәм яңадан булдырылган оешмалар (шул исәптән үзгәртеп оештыру нәтиҗәсендә), хезмәткәрләрнең саны югарыда күрсәтелгән чикне артып китүчеләр, бердәм цифрлы платформада яки РФ Хөкүмәтенең норматив хокукый акты белән билгеләнгән башка мәгълүмати ресурсларда, хезмәткәрләргә булган ихтыяҗлар һәм аларны җәлеп итү шартлары, буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, инвалидлар эшләр өчен җайлаштырылган (җиһазландырылган) махсус эш урыннары булу турындагы мәгълүматны урнаштырырга тиешләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев