Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатлар һаман килә...

Кече Әтрәч мәдәният йортында китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина “Солдат хатлары” дип исемләнгән тәкъдим итү уздырды.

“Илебезнең төрле  төбәкләреннән  килгән һәм килеп җитә алмаган  хатлар турында дулкынланмыйча  гына  сөйләп булмый. Кичәдә сугышчы Хайруллин Вилдан Сәгъдәтулла улының хәзерге вакытка  кадәр сакланып калган соңгы хаты турында сөйләдем. Ничә еллар үтсә дә, күпме солдатларның исемнәре әле һаман да билгесез булып кала. Әңгәмә барышында бу хакта да фикер алышулар булды. Чара ахырында балалар матур концерт күрсәттеләр. “Умырзая” төркеме  кызларының һәм Гөлнәзирә Хәйруллина башкаруындагы биюләр тамашачыларның күңеленә хуш килде. Залда утыручылар үзләре дә моңлы  җыр­лары белән кичәгә ямь өстәделәр. Нурия Рәхмәтуллина, Гузәл Сәетгәрәева һәм Әминә Нәфигыйналар чыгышы һәркем өчен матур бүләк булды”, – диделәр мәдәни чараны оештыручылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев