Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттәшлек дәвам итәчәк

Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендә “Илкүләм һәм җирлек дәрәҗәсендә Сендай рама программасын тормышка ашыру бишьеллыгы: нәтиҗәләр һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны каршыладылар.

(Тәтеш, 2 май, “Тәтеш таңнары”).  Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятендә “Илкүләм һәм җирлек дәрәҗәсендә Сендай рама программасын тормышка ашыру бишьеллыгы: нәтиҗәләр һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны каршыладылар.
Көллият директоры Татьяна Адаева кунакларны уку йорты тарихы белән таныштырды, курсантлар гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткарганда кулланыла торган заманча җайланмаларны күрсәттеләр, педагоглар һәм студентлар концерт программасы белән сөендерделәр, күрсәтү мәйданчыгында гадәттән тыш хәлләрдә эшләү күнекмәләрен тәкъдим иттеләр.

– Без ГТХМ структурасы өчен кадрлар әзерли торган “Техноөлкә куркынычсызлыгы” төркеменең дус командасы. Сезгә үз эшчәнлегебез турында сөйләү безнең өчен зур го­рурлык, – диде Татьяна Юрьевна кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Халыкара фәнни-гамәли конференция бәла-казалар куркынычын киметү буенча БМО Офисы, Россия ГТХМның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты, Россия ГТХМның гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау Департаменты, Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү ГТУ һәм КНИТУ-КАИ ярдәмендә узды. Экспертлар көллият курсантларының әзерлеге, аларның иҗади сәләтләре ­югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X