Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөкем ителгән

Ир-ат үзенең ­гаебен тулысынча ­таныган.

(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таңнары").  Тәтеш районы прокуратурасы Тәтеш районындагы элек хөкем ителгән 43 яшьлек эшсез ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаеп­ләвен хуплаган. 

Хөкем ителүченең 2020 елның 3 гыйнварында үзенең танышы йортында өй хуҗасы белән бергә спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачык­ланган, шуннан соң, йорт хуҗасының йок­лап китүеннән файдаланып, ул танышының өендә акчасы барлыгын белеп, хач артындагы киштәдән 45 мең сум акчасын чәлдергән һәм аны үз кирәгенә сарыф иткән. Ир-ат үзенең ­гаебен тулысынча ­таныган. 
“Суд хө­кем ителүченең әлеге җинаятьне иректән чик­ләү җәзасын үтәгән вакытта башкаруын исәп­­кә алып, аны кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтәү белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем карары чыгарды”, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев