Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөкүмәттә пенсия яшен арттыру хакында киңәшмә була

Пенсия яшен арттыру турындагы закон быел җәй үк кабул ителергә мөмкин.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев якын көннәрдә Хөкүмәтнең яңа составы белән пенсиягә чыгу яшен арттыруга багышланган киңәшмә үткәрәчәк, дип хәбәр итә «Ведомости».

Стратегик үсеш үзәге башлыгы Алексей Кудрин тәкъдиме яңа закон проектының нигезенә ятарга мөмкин. Шуларның берсе – пенсиягә чыгу яшен 5 елга арттыру. Ир-атлар өчен ул хәзерге 60 яшь урынына 65 яшькә, хатын-кызлар өчен 55 яшь урынына 60 яшькә җитәргә мөмкин.

Киңәшмәдә социаль блокны профиль вице-премьеры сыйфатында Татьяна Голикова тәкъдим итәчәк. Басма чыганаклары аның пенсия мәсьәләсе буенча урталыкта торуын билгеләп үтә. Алар фикеренчә, социаль нәтиҗәләрен исәпкә алып, Голикова Стратегик үсеш үзәгенең радикаль тәкъдимнәрен йомшартырга мөмкин.

Закон проекты, аны Дәүләт Думасы җәйге каникулларга кадәр раслап өлгерсен өчен, якын киләчәктә кабул ителүе дә ихтимал. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медведев пфр

2
X