Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Әхлак, матурлык, сафлыкны берәүнең дә инкяр иткәне юк әле...

    ”Хур кызлары” романы һәм аның авторы Зиннур Хөсниярдан укучыларның сорауларына кайбер җаваплар.

    (Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 
     Әхлак, матурлык, сафлыкны берәүнең дә инкяр иткәне юк әле...

    Ахыры. Башы бар

    Роман хакында гәпләшкәннән соң, оч­ра­шуларның берсеннән соң, миңа берничә “записка” да тоттырып җибәрделәр. Авторлары куелмаган,  кем икәнлекләрен белмим, шуңа күрә анда язылган ике генә  җөмләне турыдан туры китерәм: “Гыйффәтле булу искелек калдыгы. Күптән модадан чыкты инде ул” – дигән бер укучы. Берсе хәтта үпкәләгән: “Мин гаеплеме соң моңа!? Беренче ирем белән аерылыштык. Өйләнгән булып чыкты. Хәзер минем кияүгә чыгарга хокукым юкмыни?!” – дигән. Ничек булмасын, бар, бик бар! Хәтта синең бәхетле булырга, гаилә бәхетенә тиенергә хакың бик зур! Үзем дә абыну-сөртенүләр була тормышта дип язам. 
    Икенче бер очрашудан соң бары бер генә “запис­ка” алдым һәм үземне гаепләүләреннән дә курыкмыйча бу хакта  да сөйләрмен ахры. Мин беренче курста укыганда төзелеш отрядында танышып, кавышып йөргән кыздан иде ул. Татарча белә торган матур зур күзле, сары чәчле бик чибәр бу чуваш кызы  кылт итеп исемә төште. Бишенче курста укый иде инде ул, мине дә башта беренче курста дип уйламады, кыяфәте өлкәнрәк минем яшькә караганда. Аның бик тә кияүгә чыгасы килә иде. Татарча  яхшы белсә дә, акцент белән сөйләшә торган чуваш кызы. Менә аның белән хәлләр булды.  Алдан белеп, очрашуга махсус килгән. Хәер, язма озынга сузылды. Бәлки, бу хакта җентекләбрәк киләсе юлы сөйләрмен әле. Г. Ибраһимов язганча, без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек. Ә ул “төптә” ниләр генә юк иде...

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: