Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хокук бозучы районның дәүләт автоинспекция­се хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш – Кама Тамагы юлының 4 чакрымында туктатылган

    Монастырскийда яшәүче берәү баланы машинага махсус утыргычтан башка урнаштырган, әле тагын үзе транспорт йөртүгә хокукы булмаган килеш руль артына утырган.

    (Тәтеш, 29 июнь, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА).  Хокук бозучы районның дәүләт автоинспекция­се хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш – Кама Тамагы юлының 4 чакрымында туктатылган.

    Машина махсус тукталыш урынына озатылган. Авыл кешесенә карата РФ Административ хокук бозу кодексының 1нче өлеше 12.7 маддәсе буенча беркетмә тутырылган, ул шулай ук канун нигезендә билгеләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге балаларны утыртып йөрү таләпләрен бозган өчен 3нче өлешнең 12.23 маддәсе буенча җәзага тартылган, бу шоферга өч мең сум күләмендә административ штраф салуны күз уңында тота. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: