Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хокук саклау органнары хезмәткәрләре закон сагында торалар,

    10 ноябрь – РФ Эчке эшләр хезмәткәрләре көне.

    (Тәтеш, 10 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). 

    – Хокук саклау органнары хезмәткәрләре закон сагында торалар, көн саен җиңел булмаган хезмәтне башкаралар, җинаятьчелек белән көрәшәләр һәм хокук тәртибен тәэмин итәләр. Сезнең хезмәтегез һәрвакытта югары һөнәри һәм шәхси сыйфатлар таләп итә, ул тәвәккәллек һәм куркынычлылык белән бәйләнгән.

    Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм иң күркәм традицияләрне сак­лаганнары өчен эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.

    Ветераннарга һәм Татарстан Респуб­ликасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең барлык шәхси составына сәламәтлек, һөнәри һәм гражданлык бурычларын уңышлы үтәүләрен телим, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә әйтелгән үзенең мөрәҗәгатендә.  

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: