Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокуклар үтәлә

Тәтеш районында ТРда кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның иҗтимагый кабул итү эше турында без район Уполномоченныеның иҗтимагый ярдәмчесе Инна Гавчева белән әңгәмә кордык.

– Инна Владимировна, 2017 елда районда ТРда кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның иҗтимагый кабул итүенә ничә мөрәҗәгать булды?

– 2017 елда 17 мөрәҗәгать керде. Моннан тыш, 17 белдерү “Халык конт­роле” дәүләт мәгълүмат системасы аша килде. 

– Мөрәҗәгатьләрдә нинди мәсьәләләр күтәрелә? Алар буенча эш тәртибе эшләнгәнме?

– Кергән шикаятьләрнең төрлелеге киң, моның белән бергә райондагы гражданнар мө­рә­җәгатьләренең күпчелеге сәламәтлек сак­лау, торак, хезмәт, җир кануны, социаль тәэминат өлкәсендәге мәсьәләләргә кагыла. “Халык конт­роле” дәүләт мәгълүмат системасына федераль һәм муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау, төзекләндерү буенча белдерүләр керде. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча аңлатулар да җитә, кайберләре белән урынга барып тикшерүләр үткәрелә, тиешле хезмәтләргә зап­рос ясала.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өле­­ше торак хокукларын үтәү­гә кагылды. Торак сатып алу өчен районда түбәндәге төр гражданнар субсидиягә ия булды: инвалидлар арасында 5 кеше, Бөек Ватан сугышында катнашучының 2 толы, шулай ук Чернобыль АЭСы фаҗигасен бетерүдә катнашкан бер, рес­публика бюджеты акчасы хисабына Алабирдедән күп балалы Зәйнуллиннар гаиләсенә йорт төзелде, ятим бала исәбендә торган 1 кеше торак белән тәэмин ителде.  Ятим балалар өчен 4 фатирлы йорт төзү планлаштырыла.

Медицина өлкәсенә кагылышлы ташламалы төргә кергән гражданнарны дару белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулылар исәбендә.

Узган елда шулай ук инвалид дип танылган гражданнарның хокукларын үтәү һәм яклауга юнәлтелгән чаралар үткәрелде. Алар инфраструктура объектларына каршылыксыз керә алсынга Тәтешнең халыкка хезмәт күрсәтүче кайбер объект территория­ләрендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр өчен машина кую урыны оештыру буенча тикшерүләр үткәрелде.

– Чакырышларның хокук­ларын үтәүне тикшерү буенча эшләр үткәреләме?

– Тәтеш хәрби комис­сариа­ты белән бергә,  мин чакырылыш комиссиясе составына керәм, чакырылышлар хокукларын үтәүдә ярдәм итү буенча планлы эшләр дәвам итә: хәрби хезмәткә чакырылыш мәсьәләләре буенча консультация, хәрби частьләргә бару үткәрелә. 2018 елның 12 мартында районда Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Уполномоченный каршында эшләүче хокук белемнәре Мәктәбенең чираттагы дәресе булып узды. Анда Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле муниципаль районнары чакырылыш­лары һәм аларның ата-­аналары катнашты. ТРда кеше хокук­лары буенча уполномоченный Сария Сабурская җыелучыларны чакырылышларның хокуклары белән таныштырды, сорау­лар килеп туган очракта аларга кайда мөрәҗәгать итәргә, нинди проблемаларга дучар булулары һәм боларны ничек хәл итәргә кирәклеген аңлатты.

– Мәҗбүри тоту урыннарындагы гражданнарның яш­әү шартларына конт­роль бармы?

– Әлбәттә. Прокурор урынбасары белән берлектә вакытлыча тоту изоляторына даими тикшерүләр үткәрәбез. Район эчке эшләр бүлегендәге административ- һәм тикшерү-кулга алынучыларны вакытлыча тоту изоляторындагы шартлар тиеш­ле таләпләргә туры килә, тикшерү барышында кулга алынучылардан дәгъ­валар булмады.

– Инна Владимировна, сез үзегезнең иҗтимагый эшегезне нинди оешмалар белән үзара ярдәмләшеп башкарасыз, һәм ул нәтиҗәлеме?

– Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә торып, шактый хезмәтләр катламы гамәлгә ашты. Мөһим тормыш эшчәнлеге өлкәсендә кешенең хокук­ларын, иреген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар куллану мондый бердәм эшнең нәтиҗәсе булып тора.

– Тәтеш районында кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның иҗтимагый ярдәмчесенең кабул итү көнен һәм сәгатен төгәл итеп әйт­сәгез иде.

– Тәтеш, Карл Либкнехт ур., 9нчы йорт. Кабул итү көне һәм сәгате: сишәмбе 14тән 17 сәгатькә кадәр.

– Рәхмәт.

Әңгәмәне  Инга СӘФӘРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев