Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрбиләр һөнәре безнең гаиләдә – мактаулы

Элемтә гаскәрләре подполковнигы ­Александр Аксенов Ватанга хезмәт итүгә чирек гасыр ­гомерен багышлаган

(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова ). “Хәрбиләр һөнәре безнең гаиләдә – мактаулы, олы абыем һәм ике киявебез минем өчен үрнәк булды”, – ди тәтешле. Хәрби училищеда радио инженеры дипломы алгач, Александр Васильевич Днепропетровскига юл тота, анда армия белән командалык итүче радиостанциянең взвод командиры итеп билгеләнә. “Хезмәт киеренке иде, – дип искә төшерә ул. – Еш булган өйрәнүләр барышында теләсә нинди шартларда без өзеклексез сыйфатлы элемтә белән тәэмин итәргә тиеш идек, һәрвакытта уяу булдык, чөнки безгә зур җаваплылык йөкләнде. Хатыным Зинаидага рәхмәт, ул минем өчен ышанычлы тыл булды”.  

Максатына ирешүчән өлкән лейтенант биш елдан соң,  документларын Ленинградның элемтә академиясенә тапшыра. “Укуы кызыклы булды, укытучылар гыйлемле иде, һөнәрнең барлык нечкәлекләрен төшендем, физик әзерлек белән тырышып шөгыльләндем, волейбол һәм чаңгы спорты белән мавыктым”, – ди рух күтәренкелеге белән элекке курсант.
Александр Аксенов билгеләнеш буенча Мәскәүгә эләгә, зур булмаган хәрби частькә техник бүлек буенча командир урынбасары итеп билгеләнә. “Бер гаиләдәй яшәдек, – ди ул. – Һәрбер хәрби хезмәткәрнең кайгысын һәм шатлыгын белеп тордык, командирлар, кул астындагыларга карата да һәрчак үзара ярдәм һәм булышлык булды”. 

Икенче хезмәт урыны Улан-Удэ була. “Армиягә төрле егетләр килә, безнең бурыч – аларны хәрби күнекмәләргә өйрәтү, үзебезнең тәҗрибәне бирү, берләштерү, һәм югары дәрәҗәдәге патриотлык хисе тәрбияләү”, – дип уртак­лашты яшьләрнең остазы. Армиядә хезмәт итү темасын дәвам итеп, ул елмаеп болай ди: “Элекке вакытлар белән чагыштырганда хәзер бу шифаханә диярлек бар – сиңа аш-су бүлмәсе дә юк, җыештыру да, кәрәзле элемтәдән аралашып була. Ә егетләрдән чын ир-ат тәрбияләү – бу канун буенча тиешле. Ватанга хезмәт итү – һәр кешенең горурлыгы!” Александр Васильевич хатыны белән район чараларына бик теләп йөри һәм Ватаныбызның данлы даталарына багыш­ланган тантаналарда яшьләрнең хәрби ыспайлыгын билгеләп үтә: “Аларга – үз Ватанын изге яратып, бабаларының һәм әтиләренең хәрби традиция­ләрен сакларга һәм шуларны арттырырга”.  

фото: Аксеновлар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X