Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, укытучым мине көткәнен...

    Мәктәп еллары – кеше тормышында иң якты һәм онытылмас вакытлар.

    (Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Безнең һәрберебезнең үзебез яраткан, һәрвакытта җылы итеп искә ала торган иң яхшы укытучысы бар.
    Николай Кузин, хезмәт ветераны, Тәтеш районының Мактаулы гражданины:
    –     Киртәле башлангыч мәктәбендә укыдым, аннары Килдештә, ә гомуми урта белем турындагы аттес­татны Олы Тарханда алдым. Мәктәпкә җәяү йөрдек. Николай Гаврилович Курковның юл уңаенда безгә керүен (безнең йорт авыл читендә, юл буенда урнашкан иде), әбинең аны юка һәм кайнар чәй белән сыйлавын хәтерлим. Һәм без бергәләп, төркем белән, Олы Тарханга белем алырга йөрдек. Мәктәп директоры Якупов Хәй Якупович безнең өчен үрнәк булды. Беренче укытучым Юдина Антонина Ефимовнаны еш искә алам, ул бездә көчле булырга ышаныч уятты, совхоз-техникум педагоглары: Валентин Яковлевич Шегуров, Дания Абдулла кызы Садыйкова, сыйныф җитәкчебез Римма Александровна Заболотнова да үзебезгә карата ныклык бүләк итте.

    Марина Кирилина, педагог:
    –     Математика укытучысы Людмила Александровна Лузгованы җылы сүзләр белән билгеләп үтәсе килә. Аның дәресләрендә безгә кызыклы һәм бер генә дә ямансу түгел иде. Людмила Александровна ярдәмендә без математиканы җиңел үзләштердек. Хәтта хәзер дә әле, сыйныфташлар белән очрашканда, аның дәресләрен искә алабыз. Ул гомер буе Ильинский авылында яшәде, һәм теләсә нинди һава торышында да көн саен Монастырский мәктәбенә эшкә йөрде. Ул чын укытучы, үз эшен кайгырткан үз эшенең остасы.

    Анастасия Анисимова, педагог:
    –     Күңелемдә уелып калган укытучы, ул – Гафарова Наилә Вәгыйз кызы (биология укытучысы). Үз эше белән мавыккан, кыскасы, аягы-башы белән хезмәткә чумган кешеләргә мин һәрчак сокландым. Аның укытуга үзенчә аерым бер якын килү ысулы бар иде, һәм әлбәттә инде, балаларны яратты. Бу һәрвакытта сизелде һәм йөрәкне җилкендерде. Наилә Вәгыйз кызы ниндидер үзенчәлекле лаборатор эшләр уйлап чыгарды. Шуларның берсе бик тә хәтердә калган, без балчыкны әвәләп, аңа абага яфрагын төшергән идек. Үз эшеңә иҗади якын килү мөһимлеген һәм үз эшенең остасы дигән мәгънәне мин аңлыйм. Әгәр нәрсә дә булса эшләсәң, чын күңелдән башкарырга кирәк. 

    Александр Тимарин, хезмәт ветераны: 
    –     Мин 1955тән 1963 елга кадәр Монастырский мәктәбендә укыдым. Сугыш юлларын узган, һава-десант гаскәрләре ветераны Неводчиков Михаил Михай­лович – хәтеремдә. Ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Сәләтле, якты шәхес. Элекке укучылары аның кызыклы әдәбият дәресләрен әлегә кадәр хәтерли. Ул вакытта педагогия коллективы зур, шулай ук Лаптевкадан, Ямбактыдан, Баймәт поселогыннан, Долгая Поляна авылыннан да балалар күп иде. Алар интернатта һәм фатирларга кереп яшәде. Укытучылар барлык укучыларга яраклашу җаен тапты. Хәзергә кадәр һәрбер укытучыны исемләп хәтерлим. 

    Гүзәл Шәмсетдинова, китапханәче:
    –     Ягымлы, мәрхәмәтле Венера Мансур кызы Кәлимуллинаны һәрчак искә алам. Ул Олы Тархан мәктәбендә безгә рус теле һәм әдәбияты укытты. Аңардан үзенә бер төрле җылылык бөркелде, ул миңа һәрвакытта да әниемне хәтерләтте. Аның дәресләре бер сулышта узды. Венера Мансур кызының безгә әдәбият дәресендә Бунинның “Онытылган фонтан” шигырен  укуы аеруча да истә калган. Нигәдер нәкъ тә менә әлеге шигырь минем күңелемдә гомер буена уелып калды. Шул шигъри юлларны искә төшергәндә, яраткан укытучымның чагылышы хәтеремдә яңара.

    Оксана Мальгина, тәрбияче:
    –  “Укытучылар көне” сүз тезмәсе миндә җылы хисләр уята, күз алдына яраткан беренче укытучым Валентина Николаевна Костягина килеп баса. Ул мөлаем, әдәпле, зиһенле. Бик яхшы педагог, искиткеч яхшы кеше. Үз эшенең остасы, иҗади кеше, остаз. Әгәр тормышымда нидер булса, мин әлегә кадәр аның белән уртаклаша алам. Һәрвакытта кирәкле сүзне табачак, зирәк киңәшләрен бирәчәк. Өченче сыйныфта безнең – барлык укучылар! – ничек итеп үзебез иҗат иткән җыентыкларны төзүебез хәтеремдә калган. Безнең өчен ул чын иҗат булды, үзебезне шагыйрьләр кебек хис иттек, уй-фикерләребезне белдерергә өйрәндек. Ул чакта күпләрнең иҗади башлангычына нигез нәкъ тә Валентина Николаевна ярдәмендә салынуы­на ышанам.

    фото: Татар-информ

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: