Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Килдешлеләр авыл хуҗалыгы елына йомгак ясадылар

    Биредә үзләренең кыр һәм ферма уңганнарын хөрмәтләделәр, Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков "авангардлыларның" сөенечен уртаклаштылар.

    Мул табын - киеренке һәм нәтиҗә­ле хезмәт өчен хуҗалык җитәкчелегенең рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерә. Чөнки биредә хезмәт ку­ю­чы 64 эшчәннең һәркайсы авылның җитешлегенә үз өлешен керткән, нәтиҗәдә 4800 тонна икмәк җыеп алынган.

    "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов билгеләп үткәнчә, бирегә иң-иңнәр җыелганнар, җи­теш­терүчәнлек һәм авылның бөтен инфраструктурасы аларга нигезләнгән. Кыр эшләре тәмам, туңга сөрелгән, техника саклауга куелган, маллар кышлату бара.

    Узган ел эчендә авылның үзендә­ дә үзгәрешләр булды: респуб­лика бәйрәме үткәрделәр, яңа йортлар салына, зиратны әйләндереп алдылар. Авыл мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы булганлыктан, хуҗалык эшли, якташлары авылга әйләнеп кайталар. Эш хаклары вакытында түләнә, пенсия фондына взнослар күчерелә. Ниһаять, Виктор Ильичның хыялы чынга ашты - бүгеннән бөтен бәйрәмнәрне авыл халкы үзгәртеп корылган механизаторлар йортында уздырачак, аны уңайлы кафе белән чагыштырырга мөмкин.

    Бу хуҗалык районда алдынгыларның берсе. Аның механизаторлары, шоферлары, комбайнчылары, сыер савучылары күп тапкырлар безнең репортажлар геройлары булдылар. Аларны бәйрәмчә шартларда күрдек һәм бер уңайдан уңыш­ларына сөендек. 9 айлык йомгаклары буенча сыер савучылардан Елена Зубова (746 центнер) һәм Нина Абмаева (690) алда баралар. Юрий Зубов, Владимир Кириллов, Виктор Борисовлар хуҗалыкта алыштыргысыз эшчәннәр, алар чәчүдә дә, уракта да, туңга сөрүдә дә өлгерләр.

    Җитештерүнең һәм авылның киң колач белән үсә баруын район башлыгы да билгеләп үтте.

    - Сезнең җитәкчегез, - диде Рәмис Хатыйп улы, - һәркем өчен җан атып тора, яңа технологияләрне кертә, ә иң мөһиме - халыкның ышанычын аклый. Ул килдешлеләрнең һәр көнгә сөенеп яшәүләрен һәм хезмәтләре өчен һава торышының уңайлы булуын теләде.

    Авыл үзешчән сәнгатендә катнашучылар матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков һәм җирлек башлыгы Виктор Исаевлар шәхси һәм гаилә тормышында шулай ук эшләрендә игенчеләргә һәм терлекчеләргә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: