Кимерүчеләрне кул белән тотмагыз
Кимерүчеләр бөер синдромы белән геморрагик бизгәк чыганагы булып тора.
Инфекцияне җәйге-көзге айларда табигатьтә булганда – гөмбә, җиләк җыйганда, балык тотканда, су коенганда, саф һавада ял иткәндә, шулай ук бакча-яшелчә кишәрлекләрендә эшләгәндә йоктырырга мөмкин.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне ничек йоктырмау турында сөйләде:
– Кимерүчеләр тарата торган йогышлы авыруларны профилактикалау өчен табигатькә чыкканда, бакча-яшелчә кишәрлекләрендә эшләгәндә, мал-туарны караганда түбәндәге гади кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк: ял итү өчен үсемлекләр аз булган аланнарны сайларга, ял итү урыннарын кимерүчеләрне җәлеп итә торган чүп-чар һәм азык калдыклары белән пычратмаска; азык-төлек һәм су запасын кимерүчеләр үтеп керә алмаслык савытта сакларга; таныш булмаган һәм төзекләндерелмәгән чишмәләрдәге суны эчмәскә, чишмә суын эчәр алдыннан һичшиксез кайнатырга; кимерүчеләрне кул белән тотмаска; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә (тукланыр алдыннан кулларны юарга); яшелчә бакчасында эшләгәндә, терлек-туарны караганда саклагыч киемнәр һәм бияләйләр кулланырга; хуҗалык корылмаларының һәм торак биналарның кимерүчеләр үткәрмәүчәнлеген тәэмин итәргә, моның өчен фундаментта, диварларда һәм идәннәрдә кимерүчеләр зарарлауга чыдам материаллар белән җимереклекләрне вакытында ясап куярга, җилләтү тәрәзәләренә зурлыгы 10га 10 миллиметрдан артмаган челтәрләр урнаштырырга; биналарны дезинфекцияләү чаралары кулланып, вакытында юарга һәм дымлы җыештыру үткәрергә; территориянең чүпләнүенә һәм чүп үләннәре зур булып үсүгә юл куймаска; торак биналарда, корылмаларда һәм бакча кишәрлекләрендә кимерүчеләр белән көрәш буенча системалы чаралар (дератизация) уздырырга, алардан файдалану буенча күрсәтмәләр нигезендә халык тарафыннан көнкүрештә куллану өчен рөхсәт ителгән әйберләрне файдаланырга, шулай ук шәхси һәм җәмәгать иминлеге кагыйдәләрен үтәргә.
Авыру билгеләре барлыкка килгәндә (тән температурасының 38 – 39 градуска кадәр кискен күтәрелүе, салкын тию, тәндә авырту, баш һәм мускул авыртулары (бигрәк тә бот балтырлары мускуллары), тәндә вак нокталар булып кан савулар яки күз конъюнктивы булганда) кичекмәстән дәвалау-профилактика учреждениесенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югыйсә өзлегүләр күзәтелергә мөмкин, алар эчке органнарга: бөерләргә, бавырга, нерв системасына һәм башкаларга зыян китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев