Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Киртәле җирлеге кешеләре тормышка битараф түгелләр

    Укучыларыбыз җирлек авылларын күзаллый алсыннар өчен берничә санны китерәм: биредә 515 кеше яши (Киртәледә - 395, Кадышта - 95, Васильевкада - 18, Красный Востокта - 7). Хезмәткә яраклылар - 52 процент, әмма 106 кеше эшне туган авылларыннан читтә тапкан. "Тетюшское" АХПда (авыл территориясендә) 42 кеше эшли, тагын 40ы эшләми.

    Бөтен авылларда 188 йорт. Шәхси хуҗалыкларында 95 мөгезле эре терлек (шул исәптән 67 сыер), 650 дуңгыз, 50 сарык, кәҗә һәм башка мал-туар асрыйлар. Шуны да әйтергә кирәк, машиналар шәхси хуҗалыклардагы сыерларны "кыс­рыклыйлар", авыл халкында алар 47, тагын 22 шәхси трактор бар.

    Проблемалар бихисап. Җирлек башлыгы Иван Никушин әйтеп үткәннәрнең беренчесе - яшерен рәвештә йорттан спиртлы сыеклык­лар сату. Кадыш клубы авария хәлендә, халыкка җыелыр өчен башка урын юк, кибеткә ремонт таләп ителә. Су белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә, Кадышта якташларына яңа һәйкәл кирәк. Бу мәсьәләләрнең күбесе һәр отчет җыелышында яңгырый, әмма хәл ителми.

    Яхшы мисаллар да бар. Мәсәлән, авылга килгән һәркем мәктәптәге уңайлыкларга, андагы балаларның талантына соклана. Мәктәп директоры Марина Поселкина билгеләп үткәнчә, һәр шимбә линейкасында район, республика, бөтенроссия чараларында катнашкан өчен аларга грамоталар һәм дипломнар тапшырыла. Сигез сабый гына йөрсә дә, балалар бакчасында да шартлар әйбәт.
    "Тетюшское" АХП җитәкчесе Юрий Жугаревның чыгышы авырт­кан урынга тиде. АХП күптән түгел генә оештырылды. Ә менә УПХ берничә айдан бирле хезмәт хакларын тоткарлый. Җитәкчеләрнең өлкәннәр һәм аларның гаиләләренә битарафлыгы тагын да рәнҗетә. "Бернинди игътибар, хөрмәт юк, - дигән сүзләр ишетелде залдан, - ә бит алар гомерләре буе колхозда эшләделәр".
    Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе өметләндергеч планнары белән уртаклашты: игенчелекне һәм терлекчелекне үстерергә уйлыйлар. Тик менә киртәлеләр чынлыкта моның шулай булачагына шикләнәләр. Бу залда алар бик күп вәгъдәләр ишеттеләр инде, тик менә үзгәрешләр генә аз.

    "Якын көннәрдә хезмәт хаклары буенча исәп-хисап ясавыгызны сорыйм. Бу беренчел эш һәм айга ике тапкыр түләргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәмис Сафиуллов Юрий Жугаревка, - кешеләр фикеренә дә колак салу зарур. Алар пенсия фондына түләмәгән өчен дә борчылалар - бу аларның булачак пенсияләре. Эшләүчеләрне дә кыскартмаска кирәк".
    Халык өчен иң мөһиме - авыл хуҗалыгы производствосын үс­те­рү, шул вакытта эш урыннары һәм хезмәт хакы булачак. Рәмис Хатыйп улы кадышлылар проблемасын өйрәнергә вәгъдә итте. Хәзер автобус павильонын авыл халкы өчен уңайлы урынга урнаштыру мәсьәләсе дә чишелер кебек. Алар моны узган ел да күтәргәннәр.

    Җирлектә актив кешеләр яшиләр, матур үзгәрешләрне оештыручыларга ярдәм итәргә алар үзләре дә әзерләр, тик менә җыеннар, җыелышлар гына биредә сирәк үткәрелә. Ә халыкка, район башлыгы басым ясап үткәнчә, аңлатырга, кешеләр белән киңәшләшергә кирәк, шул вакытта ышаныч та булачак, эшләр дә тизрәк хәл ителәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: