Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киртәледән күп балалы ана медаль белән бүләкләнде

Наталья Романованың 4тән алып 22 яшькә кадәрге биш баласы һәм хәтта инде оныгы да бар.

(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Киртәледән күп балалы Наталья Романованы “Ана даны” медале белән бүләкләде.

Наталья Романованың 4тән алып 22 яшькә кадәрге биш баласы һәм хәтта инде
оныгы да бар. 

Хатын-кыз җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Бүләккә бик сөенгән. “Хис-кичерешләрем әйтеп бетергесез. Бүләкләүгә бөтен гаиләбез белән бардык. Кремльдә булу бәхетле минутлар өстәде. Шундый искиткеч булганнары өчен балаларыма, иремә, әле тагын район башлыгы Рәмис Хатыйп улына, Киртәле авыл җирлеге башлыгы Анна Геннадьевнага һәм социаль яклау бүлегендә эшләүче кызларга, аларның җитәкчесе Ольга Алексеевнага рәхмәтлемен. Ул безне озатып йөрде. Президент бик ошады, ягымлы. Кече улым аның белән күрешеп кулын кыс­ты”, – дип уртаклашты На­талья ­Алексеевна. Тантана алдыннан барлык катнашучыларны коронавируска тест уздырганнар. Гаиләгә медальдән тыш, ноутбук бүләк иткәннәр, ә кечкенә балаларга – йомшак ­уенчыклар. Олы уллары Викторның армиядән кайтуы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Романовларга шатланыр өчен тагын бер сәбәп булган. Әлеге вакыйганы күп балалы гаилә Киртәлегә кайткач, туганнары һәм якыннары янәшәсендә билгеләп үткән.

фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев