Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киртәлеләр тәртип урнаштыруны сорыйлар

Район башлыгы инициативасы буенча елга бер тапкыр Киртәледә халык җыены уздыру традициягә әйләнеп бара.

Райондагы башка җыеннарга ка­ра­ганда, аларда "онытылмаслык" була, ни аяныч, кире мисалда. Уз­ган ел халык җирле хакимияттән канәгатьсезлеген бел­дергән иде. Нәрсә үзгәргән? Җир­лек башлыгы Иван Никушин ха­лык сос­тавы, демография, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары эше, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше турында сөйләде. Проб­лемаларны да телгә алды: өйдә алкоголь сату, су белән тәэмин ителеш, халыкның мәшгульлеге. Узган елгы җыен йомгаклары буенча башкарылган эшләр турында әйтеп үтте. Докладта яңгыраганча, Киртәле җирлеге уңышлы территория санала. Әлеге "уңышлар" турында халыкның үзеннән дә ишетергә мөмкин булды.

- Безне бөтенләй оныттылар, - дип башладылар чыгышларын Васильевка поселогында яшәүчеләр. - Юл юк, кибет юк, коены ремонтларга 3 елдан бирле вәгъдә итәләр. Җавап бер - акча юк.

Узган елгы җыенда да поселок халкы шуларны сораган иде. Ә биредә җыеннар, ни аяныч, еш булмый.

- Юлларны кардан чистарту белән бүген районда проблемалар юк, - диде Валерий Чершинцев, - бу җирлек башлыгының эшләп җиткермәве генә. Кадышлылар да турыдан-туры миңа мөрәҗәгать иттеләр. Беркемгә дә сылтыйсы юк, акчаны эшләп табарга һәм җирлек проблемаларын хәл итәргә генә кирәк.

Икенче проблема - өйдән сыйфатсыз алкоголь, суррогат сату. Биредә җирлек башлыгы да, участковый да үзләренең көчсезлекләрен белдерделәр.
- Күрә торып агулыйлар, - ди ачуы кабарган халык, - кем икәнлеген барсы да беләләр. Әле шул кеше этләр өреп, йокларга бирмиләр дип шалтырата. Аңа йокларга түгел, ә аракы сатарга комачаулыйлар алар. Төзекләндерү һәм тәртип урнаштыру мәсьәләләрендә җирлек башлыгы һәм депутатларының эшлексезлегенә дә зарландылар.

- Җәй җиткәч Киртәле һәм Кадышны чүп үләннәре басып китә. Депутатлар округлар буенча эшләсеннәр, - диделәр залдан, - чүп-чар җыю өчен арба куярга кирәк, шул чакта чисталык та булыр.

Халыкның сораулары күп җыелган. Шундый зур территориянең чын хуҗасы булмавы борчый аларны. Җирлек башлыгының җавабы бер генә: акча юк, транспорт юк. Башка җирлек башлыкларының да сандык тулы акчалары тормый, әмма алар җыен җыялар, халык белән бергәләшеп мәсьәләләрне хәл итәләр, Совет утырышлары уздыралар (Кадыш депутаты әйткәнчә, Киртәле җирлеге депутатлары елга ике тапкыр җыелганнар). Биредә эшләү рәвешен үзгәртсәләр, үзләренең киләчәкләрен ышанып тапшырган халык белән аралашсалар, тәртип булыр иде. Аянычка каршы, "Тетюшское" УПХ да районда артта сөйрәлүчеләрнең берсе, хәтта пенсия фондына да агымдагы түләүләрен күчермәгән, ә бурычы 2 миллион сум тәшкил итә. Монда ничек борчылмыйсың ди!

- Хакимиятнең көчсезлеге, - диде район башлыгы, - шундый нәтиҗәләргә китерә. - Үз халкыгыз белән Сез, Иван Степанович, кемгәдер сылтамыйча, үзегез эш­ләргә тиеш. Бүгенге хәл халык белән башлык арасында аңлашу булмавын күрсәтә. Сезгә һәр иртәгезне тәртип урнаштырудан башларга кирәк. Проблемаларыгыз белән беркайчан да миңа мөрәҗәгать иткәнегез булмады, ә бу сезнең халыкка карата битарафлыгыгызны күрсәтә.Эшкә "канәгатьләнмәслек" билгесе куеп, район башлыгы бүгенге хакимиятнең киләчәктә халык белән җитәкчелек итәргә сәләтле булуын ачыклау өчен Киртәлегә июньдә килергә вәгъдә итте.

Ә хәлне төзәтү өчен башлыкка һәм җирлек депутатларына тәүлегенә 24 сәгать эшләргә кирәк. Шунысы сөенечле, халык үзе инде уңай якка үзгәрешне сорый һәм тәртип урнаштырырга әзер. Эш җитәкчегә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев