Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киңәшле эш таркалмас

Суыткыч исләнсә... "Киндер-сюрприз" уенчыгы савытын берничә җирдән тишәргә. Эченә тоз һәм 1-2 төймә активлаштырылган күмер салырга. Аны йомырка куела торган урынга урнаштырырга. Ул шунда ук бик яхшы эшли башлый, икенче көнне суыткычта начар исләр калмый. Әлеге савытны ике ай саен алыштырып торырга киңәш ителә.

Ялт итсен!
Пыяла савыт-саба һәм тәрәзәне җиңел генә ялтыратырга була.
Ярты литр суга бер аш кашыгы аш серкәсе һәм тоз кушып катнашма ясыйсың. Эремәне сиптергече булган махсус савытка тутырасың һәм бөркеп юасың.
Полировкалы җиһазны түбәндәгечә ялтыратырга мөмкин.
Ике чәй кашыгы үсемлек маена бер чәй кашыгы лимон согы кушарга. Йомшак бәрхет чүпрәккә берничә тамчы тамызырга һәм җиһазны сөртергә. Соңыннан коры чүпрәк белән ышкып ялтыратырга.
Өч яхшы киңәш
Кыздырганда бәрәңге табага ябышмасын өчен, салкын су белән чайкарга һәм корытырга кирәк.
Балыкны үсемлек мае белән атланмай катнашмасында аз гына тоз сибеп кыздырырга кирәк.
Боткада дөге изелмәсен өчен, пешергәндә кайнар суга берничә аш кашыгы салкын сөт кушыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев